16+

Машинаны сайт аша... Ләкин сак бул!

Мәктәптә физкультура дәресенә чаңгы алып килергә куштылар.

Машинаны сайт аша... Ләкин сак бул!

Мәктәптә физкультура дәресенә чаңгы алып килергә куштылар.

Чаңгыга моңа кадәр басып карамаганлыктан, кибетләрдән үзебезгә туры килә торганны эзләргә керештек һәм шаккаттык...

Спорт товарлары сатыла торган махсус кибеттә чаңгы һәм аяк киеме комплекты, иң арзан дигәне, 5 мең сумга төшә! Ә бит бу сезонлы товар. Бала үсми тормый. Быелгы әйбернең киләсе елга яраклы булуы икеле. Уйладык та, бушлай белдерүләр сайтында эзләп карарга булдык. Анда шул ук җыелма ике тапкырга арзанрак. Без яши торган шәһәрдә, безгә туры килә торган размер, сыйфат һәм бәясе булган комплектны сатып та алдык. Эзли торсаң, нәрсә генә юк икән анда. 

Машиналар. Кайсыбыз гына бу мөмкинлекне үзенә уйлап карамаган икән. Аеруча соңгы елларда. Салон территориясеннән чыккан яңа машинаның шунда ук үз бәясенең 20 процентын югалтуын ишеткәнегез бардыр. Шулай булгач, 2-3 еллык авто сатып алу – чыннан да отышлы. Машина әле тузып өлгермәгән, ләкин шундый ук яңа машинадан шактый арзанрак тора.

Корпус җиһазлары. Берәресе өенә үзгәрешләр кертергә теләп шкаф, карават, тумбочка яки комод сата икән, бу сезнең торак өчен бик яхшы вариант булырга мөмкин. Бигрәк тә, хыялда йөрткән җиһазларга хәзерге вакытта акча булмаса яки игъландагы әйбер сезнең интерьерга идеаль туры килсә.

Балалар киемнәре. Балалар үз киемнәреннән бик тиз үсә, шуңа күрә аны туздырырга өлгермиләр. Еш кына сатып алынган кием киелми калырга да мөмкин. Мондый әйберләрне арзанга сатып алу сезгә балалар гардеробын тулыландыруда экономияләргә ярдәм итәчәк. Еш кына төрле торак комплексларның ватсаппта үз төркемнәре бар. Анда әниләр шундый киемнәр белән еш кына алмаша да инде. 

Аерым очраклар өчен кием. Чыгарылыш кичәсе өчен күлмәк, карнавал костюмы, хәтта туй киеме – бер тапкыр киелә торган киемнәр болар. Белдерүләр сайтында да аларны яңа хәлдә диярлек саталар. Әгәр дә размеры буенча туры килә икән, беркем дә сезнең аларны каян алганыгызны белмәячәк. 

Уенчыклар. Кибетләрдә балалар өчен товарлар һәрчак кыйммәт. Әгәр дә балагыз конструктор турында яки машина модельләре турында хыяллана икән, аларны шулай ук кулдан сатып алу күпкә арзанрак булачак. Балалары үскән әти-әниләр еш кына мондый товарларны арзанга саталар. Сезгә аларны яхшылап чистартырга гына кирәк булачак.

Төзелеш материаллары. Әгәр дә сезгә өйдә зур булмаган ремонт эшләрен башкарырга кирәк икән, кулдан материал сатып алу акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк. Ремонттан калган обойларны, керамик плитканы һәм цемент капчыкларын кибетнекенә караганда күпкә түбәнрәк бәяләрдән табарга мөмкин. 

Бакча өчен хезмәт коралы. Башка кешедән бакча инструментларын һәм җайланмаларын сатып алу – түбән бәядән сыйфатлы товар табу мөмкинлеге. Бигрәк тә иске совет көрәкләрен, тырмаларны. СССР заманындагы мондый инструментларда металл, заманча Кытайныкына караганда, гадәттә, күпкә ныграк була. 

Музыкаль инструментлар. Кирәкле музыкаль инструментны игъланнар сайтында табарга тырышыгыз. Еш кына гитара, скрипка һәм аккордеон бик яхшы хәлдә, әмма шактый арзанрак сатыла. Ә фортепианоны, гомумән, еш кына бушка да бирәләр. Яңа хуҗалар искесеннән коткарсын гына. 

Велосипед һәм спорт җиһазлары. Велосипедларны сатып алып та аны сирәк кулланган кешеләр бар. Вакыт узгач алар аны арзанракка сатып та җибәрә. Тик аны алганчы, тест-драйв үткәрергә тырышыгыз. Шул ук хәл төрле спорт тренажёрларына да карый.

Әлбәттә, гаилә бюджетын экономияләргә тырышканда сак булыгыз һәм тотылган товарны кулланганчы тикшерегез. Потенциаль куркыныч (медикаментлар, гөмбә консервалары һ.б.) һәм криминаль юл белән табылырга мөмкин булган товарлар белән бәйләнмәгез. Сакланганны... Дәвам үзегез беләсез.

Лилия Яфизова


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading