16+

«Матбугаттагы йолдызнамәләргә ышанмагыз»

Лидия Русинова кешеләр телен генә түгел, музыка, йолдызлар һәм планеталар телен дә белә. 30 ел музыкант булып эшләгән ханым бүген баш-аягы белән астрологиягә кереп чумган. «Вак планеталар көндәлек кәеф өчен җаваплы» - Лидия ханым, йолдызлар һәм планеталар дөньясына ничек эләктегез? - Баштарак тормышымда бөтен нәрсә шома гына барды, күтәрелешләр дә...

«Матбугаттагы йолдызнамәләргә ышанмагыз»

Лидия Русинова кешеләр телен генә түгел, музыка, йолдызлар һәм планеталар телен дә белә. 30 ел музыкант булып эшләгән ханым бүген баш-аягы белән астрологиягә кереп чумган. «Вак планеталар көндәлек кәеф өчен җаваплы» - Лидия ханым, йолдызлар һәм планеталар дөньясына ничек эләктегез? - Баштарак тормышымда бөтен нәрсә шома гына барды, күтәрелешләр дә...

Лидия Русинова кешеләр телен генә түгел, музыка, йолдызлар һәм планеталар телен дә белә. 30 ел музыкант булып эшләгән ханым бүген баш-аягы белән астрологиягә кереп чумган.

«Вак планеталар көндәлек кәеф өчен җаваплы»

- Лидия ханым, йолдызлар һәм планеталар дөньясына ничек эләктегез?

- Баштарак тормышымда бөтен нәрсә шома гына барды, күтәрелешләр дә күп булды. Ә менә 90 нчы елларда шәхси тормышымда да, гаиләдә дә кыенлыклар башланды. Кызым Мәскәү консерваториясендә ­скрипка ­бүлегендә укый иде. Ул йолдызлыгы буенча үлчәү, әлеге зодиак билгеләренә 90 нчы елларда бик авыр булды. Кызым, авырып, укуын калдырып торды. Шулчак бер грузин кызы килеп, кызымның урынын сатып алып, аны чыгарып җибәрделәр. Мин ул консерватория белән дүрт ел судлашып, җиңдем, әмма кызым депрессиядә иде инде.

90 нчы елларда астрология белән күпләр кызыксынды. Берничә журналдан үземнең укчы йолдызлыгы турында үзара чагыштырып укыдым, әмма фаразлар бер-берсе белән чагышмады. Мәскәүдә минем белән бер фатирда торган дустым танылган астролог Павел Глобада укып йөри иде. Чын йолдызнамә төзү өчен, эфемерида (күк җисемнәре таблицасы. - Ред.) белән эш итәргә кирәк, диде ул. Киосктан алдым да аның буенча мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә укырга өйрәндем. Планеталар төрле тизлектә йөреп, кешеләргә төрлечә йогынты ясый. Зурлары айлар, еллар буена тәэсир итә, ваклары көндәлек кәеф өчен җаваплы.

- Йолдызнамәне ничек төзисез?

- Моның өчен кешенең туган көнен һәм вакытын белергә кирәк. Элек кулдан төзеп азаплансам, хәзер компьютердагы махсус программа ярдәмгә килде. Бер үк йолдызнамә астында туган кешеләр төрле холыклы, язмышлы була, чөнки алар туганда планеталар төрле градуста хәрәкәт итә. Дөрес, бер үк билге астында туып гаилә коручылар бергә сөенә дә, көенә дә, икесенә дә кояш бертигез балкый. Тик әлеге уртак кояшка Уран яки Нептун һөҗүм итсә, ир белән хатын бик каты ачуланыша. Шул ук вакытта бер-берсенә якын торган зодиак билгеләре үзара дус-тату яши.

Бервакыт төзелеш оешмасы хезмәткәрләренә йолдызнамә төзергә туры килде. Каршыма үлчәү йолдызлыгындагы бер ир килеп утырды. Аның йөргән кызы бар, әмма йолдызнамәгез буенча бер-берегезгә туры килмисез, дидем. Шуннан соң бер хатын-кыз утырды. Өч ел бер егет белән йөри, шулай ук бер-берсенә туры килмиләр. Үлчәү йолдызлыгындагы теге ир белән бу хатын шулкадәр туры киләләр булып чыкты, хатынның үзенә дә әйттем. Ул исә миңа кырын карады да китеп барды. Күпмедер вакыттан теге ир үзләренә чакырды. Баксаң, ул, хезмәттәшенә өйләнеп, балалары туган. Әмма 2010 елда икесенең дә планеталары минуска китеп, аерылышканнар. Барыбер кушылачаксыз, дидем.

- Дөрес аңласам, планеталар кеше тормышында килеп чыккан вакыйгаларның сәбәбен генә аңлатып бирә. Ә вакыйганы булдырмый калу мөмкинме соң?

- Юк, вакыйганы дөрес кабул итә белергә кирәк. Марс планетасыннан да күп нәрсә тора. Ул агрессив булса, телисеңме, теләмисеңме, тормыштагы негативны кабул итәргә туры киләчәк. Марс әллә ни агрессив булмаса, көнкүрештә берәрсе белән эләгешеп кенә алыр­га мөмкин. Әгәр аңа башка планеталар да ярдәм итә икән, кеше аягын да сындыра, сугышып та китә ала. Кеше, бөтен нәрсәне үз ихтыяры белән башкарам, дип уйлый, чынлыкта, барлык әйберләр космостан җибәрелә.

Шулай бервакыт кафега сукбай килеп керде. Син йолдызнамә буенча кем, дип сорадым. Ул шикләнеп карады да эндәшмичә генә китеп барды. Берничә көннән аны кабат шул кафеда очраттым. Мин музыкант, бәлки, сез йолдызнамәдән куркасыздыр, дигәч, ул шулкадәр үткен караш ташлады. Аннары исемен һәм туган көнен язып биргәч, йолдызнамәсенең искиткеч яхшы булуына таң калдым. Юпитер сиңа хәерһахлы, ник сукбай булып йөрисең соң, дидем. Соңрак бер кешедән аның композитор икәнлеген белдем. Мин астрологик шигырьләр иҗат итәм, беркем дә аларга көй яза алмый, бәлки, синнән килеп чыгар, дидем үзенә. Язсаң, композитор икәнлегеңә ышаначакмын, дидем. Ул шигырьләремне алды да берничә көннән партитураны алып та килде. Шулай итеп, мин аның Юпитерына әйләндем, ярдәм итә башладым. Аңа сәхнәдә чыгыш ясарга кием-салым алып бирдем, пианист, скрипач таптым. Шахматны да оста уйный икән, дөнья чемпионы була алыр идем, ди. Интернетта шахмат уйнап, компьютерны һәрчак җиңә торган дус кызым Светаны алып килдем. Бакчадагы эскәмиягә утырдык та, алар шахмат уйный башлады, ә мин видеога төшереп бардым. Беренче партиядә композитор җиңгәч, Светага шок булды. Икенче һәм өченче тапкырда да дус кызым оттырды. Бер елдан композитордан Юпитер читләшә башлады, хәзер ул яңадан тормыш төбендә.

«Сталин ярты дөньяны яулый алыр иде...»

- Белүемчә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә сезгә ярдәм сорап килә...

- Әйе, җитәкченең йолдызнамәсенә карап, иленә дә, оешмасына да бәя бирергә була. Мисал өчен, 1940-41 елларда Сталинның йолдызнамәсендә гел минуслар китеп, нәтиҗәдә, сугыш башланды. 1943 елда илбашының хәлләре яхшырып, 1945 елда Сталин ярты дөньяны яулый алыр иде, әмма космос аны туктатып калды. Путин үлчәү йолдызлыгында, 2014 елның гыйнвар, февраль, март айларында Венера белән Юпитер аңа көч биреп торды, шуның нәтиҗәсендә ул Кырымны кире Россиягә кайтарды. Кабатлыйм, Юпитерның өлеше монда бик зур. Марттан соң ул читләшә башлагач, илдә проблемалар, санкцияләр башланды. Бу елның сентябрь ахыры - октябрь башында да Путинның йолдызнамәсендә уңай үзгәрешләр көтелә. Бәлки, ул Алясканы да кире кайтарыр...

2001 елда мине бер газетага чакырган иделәр. Ул вакытта Путинның да, Бушның да (Американың ул чактагы президенты Джордж Буш. - Ред.) Марслары минуста иде. Бәла-казалар булачак, дип юрадым. Чыннан да, 2001 елның октябрь башында Америка Әфганстанга каршы сугыш башлады. Ай уртасында Израильдән Россиягә очкан самолетны ялгыш кына Кара диңгездә бәреп төшерделәр.

- Фаразларыгызга ышанмаучылар да бармы?

- Бер клиентым якын кешесенең туган көнен әйтте дә, соңгы ун көнен тәфсилләп сөйләп бирүемне сорады. Карасам, йолдызнамәсендә минуслар гына. Бу кешенең энергиясе юк, исән булган очракта да, ул озакламый барыбер зыян күрәчәк, дидем. Баксаң, ул үлгән булган икән. Мине берничә тапкыр шулай сынаганнары бар.

- Хәзер йолдызнамәләрне һәр газета-журналда очратырга мөмкин, диярлек. Кайбер кешеләр хәтта беренче булып шуларга ябырыла. Миллион кешегә бер үк төрле фараз язылган йолдызнамәләргә ышанырга буламы?

- Әлбәттә, юк. Газета-журналлар андый йолдызнамәләр бастырып акча эшли, интернеттан матур сүзләр җыялар да чыгаралар. Минем дә бер газетага йолдызнамә эшләгәнем булды, әмма зодиак билгеләрен декадалап бүлә идем, барысы турында берьюлы әйтеп булмый бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading