16+

Матур булсын дип, төрле төскә буялган ояларга сыерчыклар киләме?

Күрдегезме әле? Кыр казлары кайткан. Иң башта кара каргалар, чәүкәләр күренде, алардан соң торналар, сыерчыклар, акчарлаклар, соры челәннәр һәм тургайлар кайта башлады. Ә май аенда калганнары кайтып җитәргә тиеш. Иң соңлап керәшәләр көтелә. Алар, гадәттә, 9 майга кайталар.

Матур булсын дип, төрле төскә буялган ояларга сыерчыклар киләме?

Күрдегезме әле? Кыр казлары кайткан. Иң башта кара каргалар, чәүкәләр күренде, алардан соң торналар, сыерчыклар, акчарлаклар, соры челәннәр һәм тургайлар кайта башлады. Ә май аенда калганнары кайтып җитәргә тиеш. Иң соңлап керәшәләр көтелә. Алар, гадәттә, 9 майга кайталар.

Халыкара кошлар көне уңаеннан Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе мөдире Ринат Чиспияков белән канатлылар дөньясы турында сөйләштек.
Республикада 300дән артык төрдәге кош тереклек итә. Барлыгы 18 кош отряды исәпләнә. 

– Аларның иң зурысын чыпчыклар төркеме тәшкил итә, саннар белән әйткәндә – 120 төр. Икенче зур төркем – уҗым шөлдиләре (ржанки), алар – 65 төрдә. Бу отрядка елга акчарлаклары да керә. Язгы чорда меңләгән казсыманнар отряды миграциясен күзәтә алабыз. Республикада аларга уңайлы шартлар тудыру өчен аучылык тыелган махсус сакланылучы табигать территорияләре булдырылган һәм шунда кошлар ялга туктала, – ди Ринат Чиспияков.
Бездә яшәүче яки республика территориясе аша очкан 66 төр кош Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Бу бөтен кошларның 20 проценттан артыгы дигән сүз. 

Кошлар оча дибез, әмма бөтен кошлар да мондый сәләткә ия түгел икән. Сүз страуслар һәм пингвиннар турында бара. Иң зур кош саналган Африка страусы оча белми. Аның авырлыгы 150 килограммга кадәр җитәргә мөмкин, ә буе 2,5 метрга чаклы. Оча белмәсә дә, ул бик тиз йөгерә. Аның тизлеге сәгатенә 70 чакрымга җитә. Пингвиннарның тизлеге страусларга караганда күпкә азрак, иң тизләре – папуаннар сәгатенә 36 чакрым тизлеккә кадәр йөзәргә сәләтле.
Ринат Чиспияков тагын бер факт китерә: кошларның миграциясе, инде күп еллар өйрәнелүгә карамастан, ахырга кадәр табышмак булып кала бирә. 

–  Миграция активлыгы чорында кошлар кышлар өчен, меңнәрчә чакрым юл уза. Диңгезләр һәм океаннар аша очарга туры килгәндә, 4 мең чакрым араны 70 сәгатьтән алып 90 сәгатькә кадәр туктаусыз очып бара алалар. Очышлар буенча абсолют рекордсмен булып поляр акчарлагы тора, ул Арктикадан Антарктикага һәм кирегә барганда ел саен 90 мең чакрым араны очып үтә. Сүз уңаеннан, пингвиннар да күчеп йөри, әмма очып түгел, йөзеп. Кошларның тагын бер үзенчәлеге сайрауларында. Бер генә хайван да, хәтта кеше дә андый вокалга ия түгел, – ди әңгәмәдәшем. 

–    Татарстан территориясендә иң үзенчәлекле кош дип кайсын атар идегез?
–    Барлык кошлар да үзенчә игътибарга лаек. Чыпчыксыманнар отрядындагы кошларның зурлыгында шактый аерма күзәтелә. Иң кечкенәсе – кәрлә чыпчык. Аның авырлыгы нибары 5 грамм, ә шул ук отрядның иң зурысы – 1,5 килограмм авырлыктагы козгын. Тагын бер кызыклы кош – чукыр, алар балаларын кышкы чорда үстерәләр. Керәшә, гомумән, уникаль кош. Ул һәрвакыт оча, хәтта ашаганда да, йоклаганда да оча. Оя кору чорында гына очудан туктап ала. Тукраннар да бик кызыклы. Аның теле 20 сантиметр, ә томшыгы – нибары 5 сантиметр. Ягъни теле уң як борын тишегеннән үк үсә. Томшыгы бөтен телен яшерә алмый, шуңа күрә баш тирәсе астыннан үтә. Ерткыч кошларның күрү сәләте турында бик күп сөйлиләр, бу да аларның бер үзенчәлеге булып тора. Ә иң җитез кош – сапсан, ул тизлеген сәгаиенә 300 чакрымга кадәр арттыра ала.

–  Мөмкинлектән файдаланып, сорыйм әле: сыерчык оялары матур булсын дип, аны төрле төсләргә буяп куючылар бар. Мондый ояларга сыерчыклар киләме икән?
–   Әгәр дә ясаган ояларыбызга кошлар кереп урнашсын дисәк, аны табигый материалдан ясарга кирәк. Ул никадәр күзгә күренми торган булса, шуның кадәр яхшырак. Шуңа күрә ояларны бизәргә киңәш итмиләр.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X