16+

Медведевның Татарстанга «тәгәрмәчле» сәфәре

Россия хөкүмәте «тимер ат»ларга ярдәм кулы сузачак

Медведевның Татарстанга «тәгәрмәчле» сәфәре

Россия хөкүмәте «тимер ат»ларга ярдәм кулы сузачак

Россия хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевның Казанга килүе социаль челтәрләрдә беркайчан да эзсез калмый. Әйтик, быелның 25 мартында Казандагы шәхси технопарк җитәкчеләренең берсе Рамил Ибраһимов һәм аның командасы Татарстан башкаласына эш буенча килгән Медведев белән селфи ясады. Фото шунда ук җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте. Өченчекөн, ягъни 2 декабрьдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы «Форд Соллерс» заводы ачылышында Дмирий Медведевны эшчеләр белән фотога төшереп, Инстаграм челтәренә элеп куйды.

Россия премьер-министры Татарстанга фотога төшәр өчен генә килмәде, билгеле. Соңгы тапкыр ул Кама аръягында 2010 елда, Россия Президенты вазифасында булып киткән иде. Ә бу килүендә ул Түбән Камада, ТАНЕКО нефть эшкәртү комплексында гидрокрекинг җайланмаларын ачып җибәрү тантанасында катнашты. Медведев сүзләренчә, ТАНЕКО комплексы, башлыча, Россия җиһазларыннан төзелә һәм анда җитештерелгән продукция дә илебез базары ихтыяҗларын күздә тотып чыгарыла. «Татнефть» җитәкчесе Наил Мәганов сүзләренә караганда, алар ике елдан соң ТАНЕКОда иң югары еврокласслы бензин ясый башларга җыеналар.

- Нефтькә бәя төшү белән бәйле бернинди проблемаларга карамастан, халыкара базарда бер мичкәсе 40 доллар торса да, без уңышлы гына эшләрбез һәм яшәрбез, - диде Мәганов.

Түбән Кама белән саубуллашып, Медведев Чаллыга аяк басты. Ул анда «Форд Соллерс» заводы ачылышында катнашты. Завод елына 110 мең машина эшләп чыгарырга сәләтле. 110 меңнең беренчесе - Ford EcoSport (бәясе 699 мең сумнан башланачак) - Медведев янына тәгәрәп чыкты. Миңнеханов Мәскәү кунагын эшчеләр белән «беренче коймак» янында фотога төшергәннән соң, Медведев «тимер ат»ның капотына култамгасын сырлады да:

- Искиткеч машина. Кай­чан да булса йөреп карармын әле, - диде.

Сүз уңаеннан, заводта 2015 елда биш ишекле Ford Fiesta машиналары чыгарыла башлаячак.

Медведевның тәгәрмәчле сәяхәте КАМАЗда дәвам итте. Ул эшчеләрне автогигантның 45 еллыгы белән котлады. Мәскәү кунагына «КАМАЗ-65206» пилот моделен дә күрсәттеләр. Экологик күзлектән караганда, аның белән шәһәр җирендә дә йөрергә була. КАМАЗ‑дөнья күләмендә йөк машиналарын җитештерүчеләр арасында 11нче урында, 2013 елда 43 мең «тимер ат»ын иреккә чыгарган. Заводның барлык тармакларында 44 мең кеше хезмәт куя.

Күңелле мизгелләрдән соң КАМАЗда җитди темага - Россия автомобиль сәнәгатенә ярдәм иү турында сөйләшүгә күчтеләр. Медведев үз чыгышында әйткәнчә, соңгы арада илебездә машиналар әзрәк җитештерелә һәм сатыла башлады. Башка төрләре белән чагыштырганда, җиңел машиналарны халык яхшырак ала. Бүгенгә коммерцияле техника белән йөк машиналарын җитештерү өлкәләре аеруча зур кыенлык кичерә.

Россия автомобильләре складларда тузан җыеп ятмыйча, илебез юлларында рәхәтләнеп җилдерсен өчен, дәүләт тарафыннан махсус программалар булдырылды. Беренчесе - төбәкләргә торак-коммуналь хуҗалыгы максатында газ‑мотор двигательле техника алуга субсидия бирелде. Моның өчен федераль бюджеттан дүрт миллиард сум тотылды, ә бу акча 2,5 мең берәмлек техника алырга җитә, дигән сүз.



Икенче үтемле чара - утилизация программасы. Аның буенча киңәшмәдә Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хисап тотты. Сентябрьдә башланып киткән бу программа кысаларында бүгенгәчә төрле төрдәге 146 мең машина сатылган. Киңәшмәдән соң билгеле булганча, утилизация программасын 2015 елда озайту өчен 10 миллиард сум тотылачак. Россия автомобиль сәнәгате зур үсеш алган Европа илләре өчлегендә. Беренче һәм икенче урыннарны Германия белән Бөекбритания бүлешә.

Соңыннан Дмитрий Медведев белән Рөстәм Миңнеханов кара‑каршы утырып сөйләштеләр. Миңнеханов премьерга «Алабуга» махсус икътисади зонасында ике зур завод ачылышы турында әйтте. Ике‑өч ай эчендә тагын өчәү ачылачак: автомобиль пыяласы җитештерү, төзелеш пыяласы һәм көнкүреш химиясен җитештерү заводлары. Россия хөкүмәт башлыгы сүзләреннән аңлашылганча, ул Түбән Кама белән Чаллыда күргән барлык проектлардан канәгать.

Фотолар: Марсель Бадыкшин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading