Танотопрактик, ягъни мәетләрне соңгы юлга әзерләүче кешенең хәлен белеп кайттык әле
“Ул кеше янына барырга курыкмыйсыңмы?” – дип сораучылар булды. Ә нәрсәдән куркасы соң? Бу һөнәр иясе изге эш белән шөгыльләнә, аңа ихтыяҗ һәрвакыт булачак.
Рәмиз Гафиятуллин – 15 еллык тәҗрибәсе булган танотопрактик. Ул күп еллар мәчеттә хәзрәтнең ярдәмчесе вазифасын да башкарган.
– Балачакта мәетләрдән курыктыгызмы?
– Мәетләрне кабул итү яки итмәү һәркемгә үзгә. Мәсәлән, әнием мәет янында басып тора алмый. Миңа 8 яшь булганда күршебез вафат булды. Аның янында бик озак саубуллашып басып торганым хәтердә. Туган-тумача: “Кара әле, гел курыкмый бит”, – дип шаккаткан иде.
– Танотапрактик һөнәренә ничек килдегез?
– Мәдрәсә тәмамлагач, Казанның аграр университетына укырга кердем. Мәчеткә дә эшкә урнашкан идем. Хәзрәт: “Мәетләрдән куркасыңмы? дип сорады. – Курыкмасаң, юып кара”, – диде. Аллаһның рәхмәте белән бу эш минем кулдан килде. Мәетләрне юарга йөри башладым. Эш шул вакытта башланып китте дисәң дә буладыр. Мәчетләрдә элек-электән мәетне юучы кеше - мәэзин дип аталган. Мәетне бөтен кеше дә кабул итми. Бер тапкыр юып карагач, барысы да аңлашыла.
– Танатопрактикка кайда укып була икән?
– Бу һөнәргә Россиядә бары өч җирдә генә укыталар: Самара, Новосибирск һәм Мәскәүдә. Танотопрактик булып эшләүчеләр аз, шуңа күрә уку йортлары да күп түгел.
– Бу һөнәрнең психологик үзенчәлекләре турында да сөйләп китегез әле. Мәетләрне күргәч нинди хисләр кичерәсез?
– Мәетләрдән, гомумән, курку хисе юк. Мәрхүмгә карата хөрмәт хисе уяна. Якыннарының кайгыларын уртаклашасың. Һәркемнең кадерләп искә алучы туганнары, гаиләсе бар. Эшкә җитди карарга кирәк. Мәет юуның нечкәлекләре күп, хискә бирелеп утырсак, эшкә зыян килергә мөмкин.
– Тәҗрибәгездә иң нык күңелгә тигән үлем булдымы?
– Мәчеттә эшләгәндә миңа бар яктан белем биргән остазым, хәзрәтнең үлеме күңелгә тиде. Ул миңа оныгы, баласына караган кебек карады. Әлбәттә, якыныңны соңгы юлга озату күңелдә эзсез калмый.
– Бер мәетне юу өчен күпме вакыт сарыф итәсез?
– Төрле чаклар була. Авыр халәттәге мәрхүмнәргә күбрәк вакыт сарыф ителә. Иң тизе – 1 сәгать 20 минут, иң озак – 2,5 сәгать тирәседер.
– Балаларны да соңгы юлга озатканыгыз бардыр. Андый эшне ничек кичерәсез?
– Балаларны җирләргә әзерләү якын туганыңны озаткан кебек. Авыр... Балалар, яшьләрнең үлеме бигрәк аянычлы. Аларга бит яшисе дә, яшисе иде әле.
– Җинаятчеләрнең мәетләрен юасызмы? Гомумән, мәет юудан баш тарткан очракларыгыз булдымы?
– Без бөтен кешегә тигез карыйбыз. Ул мәрхүм инде. Аның җавабы Аллаһ каршында булачак. Без кешеләрне хөкем итеп утырырга тиеш түгел.
– Мәетләрне бәлзәмлисез дә. Бу ни өчен кирәк? Эш тәртибен дә аңлатсагыз иде.
– Бәлзәмләү мәрхүмнең тәнен исән чагындагы кебек саклап калу өчен кирәк. Кеше вафат булганнан соң аның тәнендә яшәү туктый, кире процесслар башлана. Мәрхүмнең тәне бозыла. Иң беренче булып ашказаны тирәсе бозыла. Эш процессына килгәндә, башта мәетне махсус өстәлгә куябыз. Антисептик белән эшкәртеп чыгабыз, юабыз. Тәнгә массаж ясыйбыз, чөнки бәлзәмләү өчен кешенең буыннары, мускуллары йомшак булырга тиеш. Махсус эремә (фармолин) белән бальзамация ясыйбыз. Мәетне кәфенлеккә төрәбез яки киендерәбез. Моны күбрәк христиан динен тотучылар ясата, чөнки аларда мәет белән саубуллашу каралган. Мәрхүмне башка төбәккә җибәрергә кирәк булганда да бәлзәмләү шарт булып тора.
– Танатопрактиклар мәеткә макияж да ясый бит әле. Иренне дә кабарталар дигәнне ишеткәнем бар. Моның өчен нәрсәләр кулланасыз?
¬– Махсус һәм гади косметика кулланган очраклар да була. Мәрхүмнең туганнары якыны белән матур итеп саубуллашырга тели икән, барысын да ясап була. Бер сүз белән әйткәндә, бу мәетнең йөзен матурлау. Безне мәетләрне бизәндерү буенча өйрәттеләр. Белемнәр беркайчан да артык булмый бит, шуңа күрә хезмәттәшем белән визажистка укыдык. Бер-беребезнең битен буяп өйрәндек. Кеше вафат булганнан соң аның тәне бик тиз су югалта, тиресе кибә башлый. Махсус инъекция ярдәмендә мәрхүмнең күзләрен, иренен рәткә китерәбез. Кабатлап узам, мәрхүмгә макияж ясау бары туганнарның теләгеннән генә тора.
- Мәетләр турында бик күп ырымнар бар. Сез аларга ышанасызмы?
– Юк. Ислам динендә ырымнарга ышанырга ярамый. Аларга игътибар итеп, мәгънә сала башласак, үз эшебезне җиренә җиткереп башкара алмас идек.
– Балаларыгыз сезнең һөнәр турында беләме?
– Юк. Алар кечкенә әле. Әгәр алар үлемне кабул итә алса, кайбер халәтләр турында кызыксынсалар, бәлки, сөйләрмен. Әмма мәет юучылар арасында язылмаган канун бар: “Мәетнең халәте турында артык сөйләнмә”. Ислам динендә дә, мәет юучы итеп, мәрхүмнең кимчелекләрен сөйләми торган кешене куегыз дигән сүзләр бар.
– “Клиент”ларыгызның төшкә кергәне бармы?
– Бар. Мәрхүм төшкә керә икән, димәк, дога сорый дигән сүзләр бар. Башта мәрхүмнәрнең төшкә керүе куркыта иде. Мәетнең йөзе, юган вакыты төшкә кергәне бар. Ә хәзер күнектем шикелле.
– Мәет юучы һөнәре турында дин нинди фикердә?
– Бу дөнья – адәм баласының вакытлы урыны. Мөселман кешесе ахирәткә китергә әзерләнеп яши. Мәрхүмнәрне юып озату – изге эш булып исәпләнә. Безгә: “Сез – фәрештәләр”, – дип әйткәннәре дә бар. Асылда халыкта да бик матур караш.
– Танотопрактикларга ихтыяҗ зурмы?
– Бу һөнәргә һәрвакыт ихтыяҗ зур булачак. Адәм баласының гомере кыска. Кемдер мәрхүмне юып соңгы юлга әзерләргә тиеш.
– Танотопрактик булып эшләргә теләүче нинди булырга тиеш?
– Җавыплы, укымышлы булырга кирәк. Һәрвакыт белемнәрне тулыландырып торырга омтылу шарт. Танотопрактик – аз сүзле була. Булган хәлне оныта белергә, салкын акыл белән эш итәргә дә кирәк Танатопрактик булыр өчен анатомия, макияж ясау, скульптор, рәссам белемнәре дә кирәк. Бу – киң кырлы һөнәр.
– Бу эштә юморсыз эшләү катлаулыдыр?
– Беренче тапкыр зиратка кабер казырга килүче егетләрдән үзара көлеп куябыз инде. Яфраклар шаулавыннан да куркучылар булды. Үзара күтәренке кәеф тотарга тырышабыз. Мәрхүмне озатканда, кеше янында без бик җитди. Мәрхүмнең якыннары янында көлеп тору этик яктан дөрес түгел. Без аларны хөрмәт итәбез, кайгыларын уртаклашабыз.
Комментарийлар
4
1
Мондый хонэр иясенэ алла ярдан бирсен
0
0
2
0
Мондый хөнәр иясенә Аллаһ ярдәм бирсен.
0
0
1
0
"Мәчетләрдә элек-электән мәетне юучы кеше - мәэзин дип аталган" - ??? Сез моны чынлап шулай дип әйтәсезме? Динебез Исламда беренче мәзин Биләл дә мәет юуычы булганмы?
0
0
2
0
Ничек курыкмый икэн ул
0
0
1
0
Аллахым Сезгэ сабырлык бирсен ярдэменнэн рэхмэтеннэн ташламасын
0
0