16+

Метро юлы «Kazan-Arena» стадионына «ашыкмый»

Казан метрополитенының 15 километр 800 метр озынлыгындагы беренче линиясендә 10 станция эшли.

Метро юлы «Kazan-Arena» стадионына «ашыкмый»

Казан метрополитенының 15 километр 800 метр озынлыгындагы беренче линиясендә 10 станция эшли.

Башкалада 2013 елда булган Универсиада алдыннан берьюлы «Яшьлек», «Төньяк вокзал» һәм «Авиатөзелеш» станцияләре ачылды. Әле соңгы 3 станция төзелмәгән 2012 елда ук метродан елына 27 миллионга якын пассажир файдаланган. Метро үзенең уңайлылыгы белән казанлыларда һәм кунакларда абруй казанды. Табигый ки, күңел яңа линияләр һәм станцияләр булуын тели.
Мэр Илсур Метшин журналистлар белән очрашуы вакытында биргән соравыма: «2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда да узачак уеннарына кадәр метро юлын «Kazan-Аrena» футбол стадионына җиткерергә ниятләгән идек», - дип җавап бирде. Мәгълүм булганча, метрополитенның 2 нче линиясен «Фучик/Имәнлек», «10 нчы микрорайон», «Ломжа», «Сахаров», «Халыкара ат спорты комплексы», «Космонавтлар», «Компрессор заводы», «Футбол стадионы», «Горбольница», «ЗАГС», «Декабристлар/Яшьлек», «Восстание» юнәлешендә төзү күздә тотыла.
«Ләкин метроның 2 нче линиясе төзелешен финанслау мәсьәләсе Мәскәүдә әле ахырынача чишелмәде, - дип дәвам итте җавабын мэр Илсур Метшин. - Шунлыктан, проектның кичектерелүе ихтимал. Ә «Имәнлек» («Дубравная») станциясен төзү эшләре бара».
«Имәнлек» станциясен 2015 елда файдалануга тапшыру бурыч итеп куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading