16+

Метро жетоннарын урлыйлар

Бер ел эчендә Казан шәһәрендәге метроларда билет вазифасын башкаручы 270 мең махсус жетон юкка чыккан.

Метро жетоннарын урлыйлар

Бер ел эчендә Казан шәһәрендәге метроларда билет вазифасын башкаручы 270 мең махсус жетон юкка чыккан.

Жетоннарның бер ел эчендә шуның кадәр күп санда юкка чыгуы метрополитен җитәкчеләре тарафыннан аларны сатуны күпмедер күләмдә чикләү кертүгә китерде. Хәзер аларны сатканда бер кешегә берне генә бирәләр.
Бу нәрсә дигән сүз? Элек пассажирлар, бер кергән көе дип, унбиш-егермене сатып ала иде. Уңайлы бит - көн саен чират торып, поездга да соңга калмыйсың. Хәзерге яңа указ нигезендә, метро станцияләрендә берәр жетон гына бирәчәкләр. Дөрес, бу вакытлы гына күренеш, бер-ике атна эчендә ул жетоннарның кая китеп беткәнен ачыкларга ниятлиләр.
Ә шулай да бер ел эчендә 270 мең жетон кая киткән соң? Белгечләрнең әйтүләренә караганда, бу башкалага килгән туристларның комсызлыгы нәтиҗәсе. Алар, истәлеккә дип, берничә дистә жетон сатып ала икән. Жетоннар югалу бер бездә генә түгел, чит илләрдә һәм Россиянең башка шәһәрләрендә дә ул гадәти хәл ди, әмма аларга әле безне куып тотарга тагын биш-алты ел кирәк. Соңгы елларда төрле шәһәрләрдә ул жетоннарның коллекцияләрен җыючылар да барлыкка килгән. Интернетта Казан метросы жетоннарының кайбер сирәк төрләре - сары һәм зәңгәр төстәгеләре 500 сумга кадәр тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading