16+

«Метроэлектротранс» акча санап кына утырырга җыенмый

«Шәһри Казан» газетасында (30 гыйнвар, 2014 ел) Казанда 15 февральдән җәмәгать транспортының барлык төрләрендә юл билеты 20 сум булачагы хәбәр ителгән иде. Транспорт картасы аша түләсәң - 18 сум. Әлеге мәсьәлә укучыларны бик борчыганга «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфән Галәвовтан моңа ачыклык кертүне сорадым.

«Метроэлектротранс» акча санап кына утырырга җыенмый

«Шәһри Казан» газетасында (30 гыйнвар, 2014 ел) Казанда 15 февральдән җәмәгать транспортының барлык төрләрендә юл билеты 20 сум булачагы хәбәр ителгән иде. Транспорт картасы аша түләсәң - 18 сум. Әлеге мәсьәлә укучыларны бик борчыганга «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфән Галәвовтан моңа ачыклык кертүне сорадым.

- Әсфән Галләмович, бәя күтәрүнең сәбәпләре нәрсәдә?
- Җәмәгать транспорты тарифлары соңгы мәртәбә 2013 елның 15 февралендә үзгәртелгән иде. Узган ел дәвамында электр энергиясенә бәяләр 26,5 процентка, ә быел янә 12 процентка артты. Запас частьләр 20-70 процентка кадәр кыйммәтләнде. Тизйөрешле 3 секцияле 20 трамвай, 10 гадәти трамвай, 40 троллейбус, шулай ук метро өчен 9 берәмлек «Русич» поездын лизинг буенча сатып алдык. Кулланган энергия өчен түләргә, лизингны вакытында капларга кирәк бит.
- Кергән акча нинди максатларга тотылачак?
- Әйткәнемчә, энергия чыганакларына һәм лизингны түләүгә тотылачак. Әле тагын 53 трамвайны һәм 102 троллейбусны яңарту сорала, алар искерде. Электр транспортын йөртүчеләрнең хезмәт хакын күтәрергә исәп. Кадрларны кабат укытырга кирәк, чөнки чит илләрдән килеп эшләүчеләрнең транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыклары быелның 9 маеннан башлап Россия стандартларында булырга тиеш. Безнең коллективта Урта Азия республикалары гражданнары шактый, алар үз вазифаларына җаваплы карыйлар.
- Бәя күтәрелгәч, пассажирлар хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен дә яхшыртуны таләп итәчәк. Бу - табигый хәл.
Без акча санап кына утырырга җыенмыйбыз. Метро хәрәкәте хәзер төнге 11дә туктаган булса, эш режимы төнге 12 сәгатькә кадәр озынайтылачак. 5 нче трамвай маршрутында пассажирлар йөртүнең тәмамлану вакыты 23.00 сәгатьтән 23 сәгать 30 минутка күчереләчәк. Хәзер маршрутта 21.00 сәгатьтән соң 3 кенә вагон хәрәкәтләнгән булса, 15 февральдән башлап 8 вагон куелачак. Бу төнлә трамвайлар интервалын 11-12 минутка калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Мин казанлылар хәлне аңлап кабул итәр дип өмәтләнәм. Электр транспорты паркының яңартыла баруын күреп торабыз, ә бит аларның берсе дә бушка бирелгән бүләк түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading