16+

Милләтебез белән кызыксыну арта

Татар халкын юкка гына бөек милләт димиләр шул. Үзе батыр, үзе кыю, үзе горур халык белән соңгы елларда Европа галимнәре дә ныклап кызыксына башлаган. Оксфорд университетында 7-8 апрель көннәрендә узган «Татарлар - дөнья тарихында» дигән халыкара фәнни конференциядә сүз шул хакта барган. Анда төрле ил галимнәре бергәләп язган «Дөнья тарихында...

Милләтебез белән кызыксыну арта

Татар халкын юкка гына бөек милләт димиләр шул. Үзе батыр, үзе кыю, үзе горур халык белән соңгы елларда Европа галимнәре дә ныклап кызыксына башлаган. Оксфорд университетында 7-8 апрель көннәрендә узган «Татарлар - дөнья тарихында» дигән халыкара фәнни конференциядә сүз шул хакта барган. Анда төрле ил галимнәре бергәләп язган «Дөнья тарихында...

Әлеге конференциядә катнашкан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Рафаэль Хәкимов Оксфордка зур галимнәрнең нәкъ менә шул теманы ныклап өйрәнү өчен махсус җыелуын әйтте. Әлеге китап һәм җиде томлы «Татар тарихы» китабы ТАИФ акционерлык оешмасының матди ярдәме белән инглиз теленә тәрҗемә ителгән. Журналистлар белән очрашуга тарих фәннәре докторы Радик Салихов, Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев, тарих институтының гыйльми секретаре, тарих фәннәре кандидаты Бәхтияр Измайлов та килгән иде.

Президент Рөстәм Миңнеханов Европада беренче һәм икенче бөтендөнья сугышларында һәлак булган татар сугышчыларының каберләрен дә эзләп карарга кушкан булган.

- Без бу эшне республика зиратларын өйрәнүдән башлаган идек. Күп кенә кабер ташларын ачыкладык. Ә иртәгә Германиягә сәяхәткә кузгалабыз, - диде Тарих институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Радик Салихов. - Башта Көнбатыш Германиягә барырга җыенабыз, аннары башка якларына да. Анда милләттәшләребез күпләп ятып калган. Әлеге проект өч-дүрт елга сузылып, хәбәрсез югалганнарның исемнәрен туганнарына кайтарып бирергә җыенабыз.

Бүгенге көндә мәрҗанилеләр бар дөньяга танылган атаклы тарихчылар белән бергәләп «Европада татар тарихы» дигән зур хезмәтне нәшер итәргә әзерлиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading