16+

Мин дөньяда бар идем...

Татарстан Журналистлар берлеге йортында «Юрий Щекочихин: Однажды я был...» документаль фильмын тәкъдир итү кичәсе булды. Әлеге чарада массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, журналистлар һәм матбугат ветераннары катнашты.

Мин дөньяда бар идем...

Татарстан Журналистлар берлеге йортында «Юрий Щекочихин: Однажды я был...» документаль фильмын тәкъдир итү кичәсе булды. Әлеге чарада массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, журналистлар һәм матбугат ветераннары катнашты.

Фильм сценариясе авторы - Россия Журналистлар берлеге секретаре Надежда Ажгихина сөйләгәнчә, Юрий Щекочихин гаять чиста күңелле һәм кыю журналист булган. Ул әле 1980 елларда ук СССРдагы оешкан җинаятьчел төркемнәр, тикшерү органнарындагы рәшвәтчелек турында «Литературная газета» да язып чыккан. Россия Дәүләт Думасы депутаты булып сайлангач, җәмгыятебездәге кимчелекләргә каршы икеләтә үҗәтлек белән көрәшкән.

- Бу фильм - Юра Щекочихин портретына өземтәләр. Ул шактый кыска гомерле булды, нибары 53 ел гына яшәде. Режиссер Евгения Головня журналистның портретын, тоткан урынын, шулай ук ил үсешендә журналистның ролен күрсәтергә теләде. Фильмда хроника, тарихи күренешләр күп, болар образ тудыру ягыннан әһәмиятле, - дип сөйләде Юра Щекочихинның тол хатыны Надежда Ажгихина.

Юра Щекочихин үзенең хезмәт юлын 1970 елларда «Комсомольская правда» газетасында башлаган. «Алый парус» сәхифәсендә дөнья күргән мәкаләләрендә илдәге кискен мәсьәләләрне халыкка ирештергән. «Литературная газета»да эшләгән вакытында беренчеләрдән булып, СССРдагы оешкан җинаятьчелек, тикшерү органнарындагы һәм Дәүләт куркынычсызлык комитетындагы ришвәтчелек, Сталин чорындагы мәгълүм булмаган җинаятьләр турында язып чыккан. Мәгълүм «Лев прыгнул» мәкаләсе журналистика буенча дәреслекләргә кертелгән. Шау‑шу кузгаткан шушы мәкаләдән совет халкы «мафия», «оешкан җинаятьчелек», «братва» дигән сүзләрне тәүге мәртәбә ишетеп белгән. 1990 елларда Юрий Щекочихин «Новая газета» да тикшерүләр бүлеге оештырган, хәзер әлеге бүлек аның исемен йөртә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова:

- Танылган каләм иясе истәлегенә төшерелгән фильм - игелекле гамәл. Бу фильм профессиябез турында тагын бер уйланырга этәрә. Бүген яшьләргә күп кенә фактлар билгеле түгел, әйтерсең, боларның барысы да булмаган. Әлбәттә, цензура һаман да гамәлдә һәм без моны беләбез. Юрий Щекочихин безгә яңа чор ачты. Шушы фильмны «Журналист» белгечлегенә укучы студентлар да карасын иде, чөнки югары профессионал булыр өчен нинди хәлләрдә тудырылган һәм нинди шартларда язылган тарихны белергә кирәк, - диде.

Фото: Дамир Бәдриев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading