16+

“Мин сине яратам!” дигән смсларыгызны жәлләмәгез!

“Гаилә учагын кабызучы - ир-ат, ә аны сүндермичә саклаучы – хатын-кыз” дигән әвәлге әйтем бар.

“Мин сине яратам!” дигән смсларыгызны жәлләмәгез!

“Гаилә учагын кабызучы - ир-ат, ә аны сүндермичә саклаучы – хатын-кыз” дигән әвәлге әйтем бар.

Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кайчак ир яисә хатын читкә йөри башлый. “Нигә шулай була соң, кем хатасы бу?” дигән сорау туа. Нишләргә мондый очракларда? Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

"1. Беренчедән, һәркем кылган гамәлләренә анализ ясарга тиеш. Кайда нинди хата киткән, ни өчен арага өченче кеше кергән? Әлбәттә, бу ике якның да хатасы! Күп очракта без аны танырга теләмибез.
2. Анализ ясап, үз ялгышыңны аңлаганнан соң, гафу үтенергә кирәк!

Хатын-кыз - гаилә учагын саклаучы. Моны онытмасак иде. Ир читкә йөри икән, димәк, безнең дә гаеп зур монда. Шуңа да кул селтәмичә, йөрәккә килгән авырлыкны балаларга, дусларга, туганнарга сиздерми акыллы ханым булып, дөрес карар кабул итегез! 

1. Ир эштән кайтканда, җылы ашыгыз, тәмле чәй, елмаю тулы йөз белән каршы алыгыз.
2. Аның дөньяда акыллы гаилә башлыгы, таянычлы кеше булуы турында исенә төшереп торыгыз. (Ирләр бит бала кебек, җылы сүзгә, ягымлы карашка мохтаҗ).
3. Ял көннәренә үзегез план корып куегыз. Әмма һәрчак аның белән киңәшләшегез! (Ул үзен бик акыллы дип уйласын).
4. Ир эштә дип ир-ат эшли торган эшләрне эшләмәгез. Сез аның өстеннән җаваплылыкны төшерәсез! 
5. Кесә телефонын тикшермәгез! Бу сезнең дәрәҗәгезне төшерә! 
6. Шулай ук көн-төн шалтыратып, аның кайдалыгын тикшереп җанына тимәгез!
7. “Мин сине яратам!” дигән смсларыгызны жәлләмәгез! 
8. Ирегез янына матур эчке киемнәрегезне киеп ятыгыз! Бу - мөһим! 
9. Өйдә дә матур халаттан, өй киемнәреннән йөрегез! Чәчләрегез һәрчак матур итеп җыелган булсын, үзегездән тәмле хушбуй исләре килеп торсын! Гел аш бүлмәсендә кайнамагыз! 
10. Үзбәяне күтәрү өстендә эшләгез!

Гаиләне саклап каласыгыз килсә, һәм чын күңелдән яратасыз икән, кирәкмәгән күренешләргә бераз күз йомыгыз! Шул вакытта, һичшиксез, гаиләгезне саклап калырсыз!" - ди Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.
Эльвира Шакирова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading