16+

Миңнеханов чоры буыны изелмәгән дә, сытылмаган да...

Татарстанның Иҗтимагый палатасы оешуга ун ел тулды. Ул җәмәгатьчелек белән хакимият арасындагы күпер вазифасын үти. Бүген җәмгыять элеккеге буыннардан күчеп килгән әхлакый гадәтләрдән ваз кичә бара, Иҗтимагый палата исә шуларны кайтару һәм үстерү өчен җан-фәрман тырыша.

 Миңнеханов чоры буыны изелмәгән дә, сытылмаган да...

Татарстанның Иҗтимагый палатасы оешуга ун ел тулды. Ул җәмәгатьчелек белән хакимият арасындагы күпер вазифасын үти. Бүген җәмгыять элеккеге буыннардан күчеп килгән әхлакый гадәтләрдән ваз кичә бара, Иҗтимагый палата исә шуларны кайтару һәм үстерү өчен җан-фәрман тырыша.


Гражданлык җәмгыяте Мәскәүдә генә түгел, Татарстанда да көчле

Иҗтимагый палатаның кечкенә юбилее уңаеннан үткәрелгән конференциядә Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова 90нчы елларда иҗтимагый тормышның чәчәк ата башлаганын искә төшерде: халыкның гражданлык активлыгы үскән, кеше хокуклары, сүз иреге, милли үзаңны көчәйтү өчен көрәш алып барылган.

Бүгенге каланчадан карасак, бу ил эчендәге үзгәрешләр генә булмаган. Россиядә һәм Татарстанда халык аңын үзгәртү өчен халыкара фондлар да "көч куйган": активистларыбызны, журналистларыбызны, хокук яклаучыларыбызны үзләренә кирәгенчә укытканнар, тарих, җәмгыять белеме фәннәре дә грантлар хисабына чит ил белгечләре тарафыннан әйтеп яздырылган.
- 2000 еллар башында вазгыять тамырдан үзгәрде. 2001 елда гражданлык форумында Россия Президенты Владимир Путин әйткәнчә, теләсә кайсы илгә, сәяси, икътисади уңышларга гына түгел, кешеләрнең шәхси ирегенә карап та бәя бирелә. Гражданлык җәмгыяте үзәктә генә көчле, дип уйлыйлар. Мәскәүдән никадәр ерак булсалар, халыкның активлыгы да шулкадәр кими, янәсе. Болотный мәйданын оештыруга килсәк, шулайрактыр шул, әмма гражданлык җәмгыятенең конструктив эшчәнлеге мәсьәләсендә республикабыз күпләргә үрнәк итеп куярлык. Соңгы ун елда татарстанлыларның активлыгы имҗтимагый яктан файдалырак була башлады, моны хәйрия, волонтерлык, патриотик чаралар аша күрә алабыз, - дип сөйләде парламент рәисе урынбасары.
Былтыр республиканың Иҗтимагый палатасында Татарстанның 101 закон проектына бәя бирелгән. Дәүләт Советы палатадан катлаулы юридик анализ көтми, аңа халыкның реакциясен - иҗтимагый бәяне белү күпкә мөһимрәк.

Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин сөйләвенчә, республика Президенты аларга закон проектларын тәкъдим итү ниятен белдергән, Дәүләт Советы рәисе дә хуплаган. Тик моның өчен республика Конституциясенә үзгәреш кертергә кирәк. Шушы юнәлештә эш алып барыла.

Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Энгель Таһиров гражданлык җәмгыятен тәшкил иткән бүгенге урта классны сурәтләде. Ул моңарчы булган башка урта класслардан тамырдан аерыла. 2000 еллар башында алар гражданлык җәмгыятенең бер генә процентын тәшкил итсә, хәзер инде 20 процентка җиткән. Атаклы шагыйрь Вольтер урта классны милләтнең йөрәге дип атаган.
- Бу буын изелмәгән дә, сытылмаган да, киресенчә, һөнәри, сәяси һәм икътисади яктан очышта. Аларның 93 проценты югары белемле, ким дигәндә, бер чит телне беләләр һәм интернет белән дус. Бу буын - Миңнеханов чоры буыны, - дип Энгель Таһиров шулай дигәч, халык, нишләргә белмичә, башта аптырап калды, аннары зал алкышларга күмелде.

Конференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Аның әйтүенчә, иҗтимагый үсешнең зур күрсәткече - халыкның үзара берләшүнең яңа формалары. Әйтик, социаль челтәрләр иҗтимагый фикергә йогынты ясый торган көчле коралга әйләнеп бара.

Республика лидеры фәнни-агарту, тарихны һәм туган якны өйрәнү, экологларның иҗтимагый берләшмәләренә аеруча зур игътибар бирергә кушты. Әгәр шушы структуралар һәм алар күтәргән сораулар һәрчак игътибар үзәгендә булса, бу Иҗтимагый палатаның абруен күтәреп җибәрәчәк.

Кырым белән Татарстан яшьләре арасында алыш-биреш

Мәскәүдән дә кунак килде. Россия Иҗтимагый палатасының милләт һәм динара багланышларны җайлау комиссиясе рәисе Иосиф Дискин әйтүенчә, Россия Президенты хөкүмәт һәм хакимият органнары белән Россиянең дөньядагы урыны өчен көрәш алып бара. Әгәр без аны бүген кимереп алмасак, ул урынны бездән һәм безнең фикер белән исәпләшмичә генә башкалар бүлешәчәк.
- Бүген технологик революциянең яңа дулкыны башлана, ул биотехнологияләр, роботлаштыруга бәйле. Шушы җәһәттән татарстанлыларны котлыйм, чөнки "КАМАЗ"да роботлаштыру системасы җайга салынган, бу Татарстанның яңа технологик дулкынга кушылуын күрсәтә. Лидерлык өчен көрәшергә кирәк, чөнки ул гына фәнни, мәдәни һәм социаль мәсьәләләрне чишү өчен акча китерәчәк. Инновацион үсешкә йөз тоту технологларны гына түгел, бөтен илне борчырга тиеш, - диде Мәскәү кунагы.

Иосиф әфәнде гражданлык җәмгыятенең берничә чирен дә атады. Сезнең соңгы тапкыр аш бүлмәсендә кайсыдыр әдәби әсәр яки фильм буенча кайчан бәхәс куертканыгыз бармы? Менә шул-шул... Өстәвенә, белгеч әйтүенчә, мәктәп патриотик тәрбия бирүче төп институт булудан туктады. Аңа шушы функцияне кайтару - илебездәге гражданлык җәмгыятенең беренчел бурычы.
Мәскәү кунагының бер фикере мине аеруча сагайтты. Баксаң, илебезнең милли һәм дәүләти уңышы - Россия гражданлык җәмгыятенең традицион рус мәдәнияте белән иҗтимагый әхлакка ныклап берегүенә бәйле икән. Шунысы гаҗәпләндерә: чит ил халыклары Россияне күп милләтләрнең дус-тату яшәвенә таң кала, ә безнекеләр һаман да бер генә милләтне күтәреп, калганнарын бар дип тә белми.

Кырым Республикасы Иҗтимагый палатасының хакимият органнары белән элемтә кору комиссиясе рәисе Николай Съедин Татарстанны ничек кенә мактамады.
- Без сезнең белән бер гаиләдән - Советлар Союзыннан чыктык. Дус яшәдек. Гаиләбез таркалгач та, барыбер дус булып калдык. Аеруча катлаулы 1990 елларда, башка ил төбәгенә әйләнсәк тә, Татарстан безгә ягулык материаллары белән булышты. Яшьләр белән эшләргә кирәк, безнең дә үз Миңнехановлар буынын тәрбиялисебез килә. Моңарчы яшьләребез бүтән илдә яшәп, Россиягә кушылгач, кайбер сорауларны чишкәндә кыенлыкларга юлыга, шуңа да яшьләребез белән алышырга кирәк, алар үзара аралашырга тиеш, - диде Николай Съедин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading