16+

Минтимер Шәймиев: “Интернетта укуга да күнегербез дип куркам – ул берни бирмәячәк...”

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә китапханә эше, бизнес, жәмгыять һәм тарихи мирасны торгызу буенча Халыкара фәнни-гамәли конференция башланып китте. Пленар утырыш барышында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең шәхси китапханәсеннән 4 меңгә якын китапны Милли китапханә фондына тапшыруы турындагы килешүгә кул куйды. 

Минтимер Шәймиев: “Интернетта укуга да күнегербез дип куркам – ул берни бирмәячәк...”

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә китапханә эше, бизнес, жәмгыять һәм тарихи мирасны торгызу буенча Халыкара фәнни-гамәли конференция башланып китте. Пленар утырыш барышында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең шәхси китапханәсеннән 4 меңгә якын китапны Милли китапханә фондына тапшыруы турындагы килешүгә кул куйды. 

Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында күп фикерләре белән уртаклашты. Республиканың “Яңарыш” фонды алып барган зур колачлы эшләргә дә, яңа төр полилингваль мәктәпләр үсеше турында да сөйләде. Бигрәк тә аның китап кадере, китап укуның кеше тормышында әһәмиятле урын алып торганлыгын кабат билгеләп үтте ул.

—  Бу китаплар миңа бүләк ителгән, мин аларны китапханәгә тапшырам. Китапларны яраттым һәм яратам. Мәктәптә укыганда район китапханәсен укып чыктым. Чынлап та китапханә кеше тормышында зур роль уйный. Без буран булганда да, китапны тапшырасы көн булса, бара идек. Әгәр вакытында тапшырмасаң,  китап бирми иделәр. Моннан нинди нәтиҗә чыгарасым килә: мәктәп елларында күп укысаң, соңыннан  хаталы итеп яза алмыйсың. Үз мисалымда гап-гади әйберләрне әйтәм, әле дә ниндидер сүзне күрсәм дә, хаталы булса – шунда ук шикләнәм. Күз хәтере бар, ул кешене гомер буе озата бара. Ул кешене гомер буена грамоталы итә. Моның өчен кечкенәдән күп укырга кирәк. Шикләнәсең икән, барыбер шул сүздә хата була. Әдәби китапларны укуга бәйле бу. Әле ул әсәр сине азакка кадәр җибәрми дә. Мин хәтта интернетта укуга да күнегербез дип куркам, ул берни бирмәячәк, күрәсең дә, шунда ук онытасың да. Китап уку вакытын кулдан җибәрмәскә кирәк. Әти-әниләр белеп торырга тиеш. Сүз дә юк, хәзер башка заман, башка шартлар. Әмма китап укуның алтын вакытын кулдан ычкындырмаска кирәк, – ди ул тагын бер кат китап укырга кирәклекне искәртеп. 

Бүләк ителгән китапларның 200дән артыгы китапханәнең классик уку залы күргәзмәсендә урын алачак. Күргәзмәдәге китаплар Минтимер Шәймиевның бүләк ителгән шәхси фондыннан даими алмашынып торачак.

Күргәзмәгә куела торган әлеге китапларның титул битендә күренекле дәүләт, сәясәт һәм иҗтимагый эшлеклеләрне, мәдәният әһелләренең шәхси имзалары куелган. Алар арасында В.Черномырдин, Е.Примаков, А.Леонов, Б.Ахмадуллина, В.Гергиев, А.Калягин, А.Карпов, Н.Ихсанова, М.Кәрим, Ф.Галиев, Ч.Айтматовларның култамгасы куелган сүзләр язылган. Минтимер Шәймиев китапларны күргәзмәсе белән шәхсән үзе танышып йөрде. Һәрбер китап, һәрбер автор-шәхескә тукталып истәлекләр белән уртаклашты.  Минтимер Шәрип улы киләчәктә тагын меңнән артык китапларның шулай ук фондка тапшырырга әзерләнәчәген белдерде.

Автор фотолары 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading