16+

Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә XIX гасырның «Казан күгәрчен оясы» күчермәсе белән танышты

Бүген Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә туристик объектларны карады, дип хәбәр итә Татар-информ.

Татарстанның беренче Президенты «Казан күгәрчен оясы» белән танышты. Аны утрауда яшәүче Геннадий Горохов, XIX гасыр Казан губернасына охшаган проект буенча, республиканың Мәдәният министрлыгы белән килешеп, 2014 елда төзегән.

Геннадий Горохов күгәрченнәр белән өченче класстан бирле шөгыльләнә. Хәзер ул 70 күгәрчен асрый. Аларның 30ы - декоратив токымлы. Сүз уңаеннан, декоратив күгәрченнәрне очарга чыгармыйлар, чөнки аларның зур койрыклары һәм канатлары очарга комачаулый. Җәйге күгәрченнәрдән коллекциядә инглиз типлерлары, Казан гривуны, гарәп, Пермь югары оча торган күгәрчене бар.

«Зөя өстеннән очканда, кыска вакыт эчендә шуный матурлык тудырганыбызга ышанасы килмәде», - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Зәянең танылган күгәрчен асраучысы белән бергә Татарстан Дәүләт киңәшчесе күккә күгәрчен очырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading