16+

Минтимер Шәймиевның юбилеена багышлап язылган китап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

Рабит Батулланың "Илбашы" китабы чыгу уңаеннан, бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе һәм китапны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы узды.

Минтимер Шәймиевның юбилеена багышлап язылган китап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

Рабит Батулланың "Илбашы" китабы чыгу уңаеннан, бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе һәм китапны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы узды.


Чарада хезмәтнең авторы, Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Рабит Батулла, китапның әдәби мөхәррире Газинур Морат, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин катнашты.

Китапның тулы исеме - "Илбашы. Татарстан Республикасының беренче Президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәймиев турында хикәяләр". 2 мең данә тираж белән чыккан китап әдәби-документаль жанрда язылган. Барлыгы 71 хикәядән тора. Алар Минтимер Шәймиев һәм аның тормыш иптәше Сәкинә ханым Шәймиева сөйләгән вакыйгаларга нигезләнгән. Анда моңарчы кеше ишетмәгән кызыклы фактларны да очратырга була. Әйтик, Минтимер Шәймиевнең сабый чакта кыскартылган исеме Миңкәй булуы күпләргә яңалык булыр кебек.

Китап бер ел язылды

Рабит Батулла китапны язу эше ничек барганы турында сөйләде. Иҗат эшенә бер ел вакыт киткән. "Казан утлары"ның баш мөхәррире Минтимер Шәймиевнең юбилеена китап өлгертүне тәкъдим итте. Мин башта теш-тырнагым белән каршы идем, шулкадәр катлаулы эш бит бу. Ләкин Илфак әфәнде үҗәт булып чыкты, салпы якка салым кыстырып, син булдырасың дип үгетләде. Шуннан мин инде, Аллага тапшырып, алындым. Нәкъ көз көне ризалыгымны бирдем, баш калкытмыйча эшләргә туры килде. Кайбер бүлекләре бик җиңел язылды, ә документка кагылышлы өлешләрен эзләргә кирәк", - диде ул.

Материал туплауда кыенлык булмады

Рабит Батулла әйтүенчә, документлар туплау бик үк кыен булмаган, чөнки Минтимер Шәймиев турында материал бик бай. "Интернетта, матбугатта да китаплар күп чыкты. Үзе белән сөйләшүләр, шәхси очрашулар, әңгәмәләр булды. Аннары Ирек мәйданында "Азатлык!" дип кычкырып йөргән вакытларда Минтимер Шәймиев сессияләрдә катнаша иде, ул вакыйгаларны, кем нәрсә сөйләгәнен яздырып бардым, 50-60 кассета тасмасына язылган. Беренче чыганак буларак алар да файдаланылды. Аннары Сәкинә ханымның үзенең китабы чыкты бит. Материал күп. Әмма шунысы бар: әдәби әсәр итеп язу катлаулырак. Бу - жанры буенча әдәби-документаль әсәр. Монда документ та күп, әдәби әйберләр дә. Күрәсең, ул минем өслегемдер. Сюжет таба алмый интексәгез, тарихта бар бит. Шуны киңәш итәр идем яшь язучыларга - тарихтан алыгыз", - дип, ул үзенең "Сөембикә", "Аксак Тимер" романнарының да әдәби һәм документаль әсәрләр булуын билгеләп узды.



Китапның бәясе - 180 сум

Ильдар Сәгъдәтшин бу китапның бәясе 180 сум булуын әйтте. "Кичә генә мәгълүмат чыккан иде. Күрәсең, районнарга таралган. 4-5 районнан шалтыратып сораучылар бар. Заявкаларны Таткнига.ру сайтында калдырырга, почта аша да заказ бирергә була. Электрон варианты да бар, киләчәктә аны сайтка кую планлаштырыла", - дип белдерде ул.

Батулланың китабы - "беренче коймак"

Газинур Морат 2017 елның Татарстан китап нәшрияты өчен шактый күңелле башланганын шәрехләп үтте. "Узган атнада гына Адлер Тимергалинның "Миллият" сүзлеген тәкъдим иткән булсак, бүген Батулланың "Илбашы" китабы тәкъдим ителә. Дөресен генә әйткәндә, бу китап - "беренче коймак". Минтимер ага турында ана телендә татарча уйлап, татарча иҗат ителгән китап. Моңарчы, белүемчә, Татарстанда ана телендә беренче Президентыбыз турында әсәр юк иде. Әлбәттә, әдәби очерклар булгандыр. Соңгы дәвердә татар халкының иң зур шәхесе, безнең арада яшәгән кеше турында, халыкның күз өстендәге кашы турында әдәби әсәр иҗат итү үзенә күрә бер кыюлык, йөрәклелек сорый. Байтак тарихи романнар иҗат иткән язучы буларак шушы эшкә тотынып, "беренче коймакны" пешереп чыгарды Батулла", - диде мөхәррир һәм китапта Шәймиевнең әтисе, бабасының гыйбрәтле язмышлары, Миңкәйнең үзенең балачагыннан бүгенгегә кадәр тормыш юлы да тасвирлануын билгеләп узды. Газинур Морат китап турында үзенең хис-кичерешләрен җиткереп, четерекле вакытларда җитәкче кешенең тәвәккәл, көчле, кыю була белүе сурәтләнүенә игътибарны юнәлтте.

Минтимер Шәймиев караламасын укыгач, икенче өлешен яңадан язарга кушты

Рабит Батулла Минтимер Шәймиев китапның кулъязмасын укып чыгуы турында әйтте. "Караламасын укып чыгып, аның икенче яртысын бракка чыгарды. Мин елап кайтып киттем, ул файдага булды. Аның киңәше дөрес булды. Ул әйткәнчә икенче бүлеген яңадан язарга туры килде. Аннан тагын укып чыкты. Соңгы вариантына ризалыгын белдереп язды, ләкин анда да тәнкыйть бар иде. Ул зиһенле кеше бит, бер яктан бер якка бәргәләнә торган кеше түгел", - диде автор.

Китап өстәмә тираж белән чыгарга мөмкин

Китапның нигә 2 мең данә белән генә чыгуына гаҗәпләнеп сораучыларга, Илдар Сәгъдәтшин: "Безнең бит төп максат - яңа проектлар өчен тиз арада коммерция проектларыннан акчаны кире кайтару", - дип ул, ихтыяҗ була калса, өстәмә тираж белән чыгару проблема булмавын әйтте. "Китап сатылуга карап, бу мәсьәлә каралачак. Шактый китаплар шулай өстәмә тираж белән чыгарыла", - диде.

Шәймиев китапның шушы сурәттә булуын теләде

Газинур Морат сүзгә кушылып, китапның нәкъ шулай чыгуын Минтимер Шәймиевнең үз теләге булуын билгеләп узды. "Бу китапны "алтын" тыш белән, эчен төсле фотолар белән эшләү күзалланган иде. Минтимер Шәймиевкә шуның бер нөсхәсен илтеп биргәч, нәкъ шулай булсын, бернинди фото кирәкми, тышлыгы да шундый булсын диде", - ди ул.

"Соңгы сүз түгел"

Китапның соңгы битләрендә сәясәтче, режиссер, галим һәм башка шәхесләрдән Минтимер Шәймиев турында фикерләр тупланмасы бирелгән. "Соңгы сүз түгел" дип исемләп Рабит Батулла үз исеменнән автор сүзе белән мөрәҗәгать итә. "Ихтимал, аның ялгышлары да булгандыр, эшләп бетермәгән эшләре дә бардыр, бер адәми зат та хатадан хали түгел. Ләкин халык Минтимер Шәймиевнең игелекләрен һич онытмас!..

Моңарчы беренче Президентыбыз турында язылган китаплар әдәбият сөючеләр арасында тиз арада таралып бетте. Ышанамын ки, Минтимер Шәймиевкә багышланган бу китап та соңгысы булмас, алга таба да беренче Илбашыбыз турында китаплар язылыр, фильмнар төшерелер әле, иншалла!" - дип тәмамлый автор китапны.



Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading