16+

«Мәктәп экопатруле» ауга чыкты

Урамда чүпне ташлап калдыра күрмәгез, "Мәктәп экопатруле" күреп, фотога төшереп алырга мөмкин.

«Мәктәп экопатруле» ауга чыкты

Урамда чүпне ташлап калдыра күрмәгез, "Мәктәп экопатруле" күреп, фотога төшереп алырга мөмкин.

Укучылар хәзер экологларның зур ярдәмчеләре. Табигатькә зыян салу очрагы ачыкланганда саллы гына штраф та каралган.

"Мәктәп экопатруле" хәрәкәтен Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2014 елдан бирле оештыра. Укучылар урамда ташлап калдырылган чүпне телефонга фотога төшереп, махсус кушымтага кертә. Экологлар балаларның бу гаризаларын карап, республика буенча кайда, нинди чүп барлыгын, ул чүпләрне кем ыргытуын күзәтеп тора.

- "Мәктәп экопатруле" вирус кебек, бер кеше кушымтаны телефонына кертсә, икенчесе дә кызыга. Укучылар тапкан экологик хокук бозуларны йөз процентка ачыклап, әлеге урынны чистартырга тырышабыз. Балаларның эшләрен республиканың экологик картасына да кертәбез, - ди министрлыкның экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Шиһапова. - Мөмкинлек булса, без экологик тәрбияне балалар бакчасыннан ук башлар идек. Бу проектта катнашкан балалар беркайчан да урамда чүп ташлап калдырмаячак.

Экопатруль эшли башлаган беренче елны меңнән артык чүплек юк ителгән. 2016-2017 уку елында республика буенча укучылар ярдәмендә 6700дән артык чүп өеме чистартылган. Иң актив катнашучыларны 7 октябрь көнне билгеләп үтәчәкләр. Араларында Казанның татар телендә белем бирүче 27нче гимназиясе дә бар. 9Б сыйныф укучылары - "Иң актив сыйныф" номинациясендә җиңүчеләр. Дүрт укучылары республиканың "Иң актив укучылары" исемлегендә. Бу балалар Казан шәһәре белән генә чикләнми, республика буенча законсыз ташланган чүпләрне барлаган.

"Мәктәп экопатруле" хәрәкәтендә өч ел элек катнаша башладык. Беренче елдан башлап "Иң актив сыйныф" номинациясендә алдынгылыкта барабыз. Балалар бер-берсе белән ярыша-ярыша чүплекләр эзли. Сыйныф җитәкчесе буларак, балалар белән нәкъ менә шушы юнәлештә эшләргә кирәк икәнен аңладым. Бер генә кешедә булса да табигатькә мәхәббәт уятсак, ул инде зур җиңү, - ди сыйныф җитәкчесе Гөлназ Гыльмиева.

- Мин узган елны 900 чүплек таптым. Дуслар белән урамда йөргәндә дә күп очрый ул чүплекләр. Әти-әнием белән берәр кая барганда да чүп күрсәк, фотога төшереп алабыз. Хәзер сеңлем Алия дә кызыксынып китте. Теләсә-кая чүп ташлаган кешеләр табигатькә ни кадәр зыян китерүләрен аңламыйлар, - ди Динә Галиева.

Аның сыйныфташы Әдилә Гобәйдуллина 90 чүп өеме ачыклаган.

- Иң күп чүп гаражлар тирәсендә, чүп савытлары янында була. Мин Биектау районына кайтып йөрим. Анда да авылыбызга кергәндә ферма тирәсе бик пычрак. Шуларның барысын да телефоныма терким. Урамда миңа таныш булмаган кешенең чүп ыргытканын күрсәм, бик теләсәм дә дәшмим, чөнки бу кисәтүгә аның ничек җавап кайтарачагын белмим. Дусларым, туганнарым исә табигатьне саклап калу кагыйдәләрен яттан белә, - ди Әдилә.

Сыйныфта 22 баланың 15е - бу хәрәкәттә иң актив катнашучы. Бу инде бик зур сан ди укытучылары. "Мәктәп экопатруле"ндә катнашу өчен мөмкинлек тә кирәк. Әйтик, кайбер балаларның телефонында интернет, фотокамера юк.

Моннан тыш укучылар Экология министрлыгы оештырган өмәләрдә актив катнаша, һәйкәл тирәләрен тәртипкә китерә, югары уку йорты белән берлектә сулыкларның чисталыгын тикшерә. Узган уку елында республикакүләм "Шанс 2017" бәйгесенең экологик юнәлешендә икенче урын яулаганнар. Ел да "Чистылык дәресләре" үткәрәләр.

Бу акция балаларга матурлыкны күрергә, табигатьне сакларга өйрәтә. Без әле моннан тыш батарейлар, макулатура да җыябыз, - ди директорлары Люция Хөснетдинова.

Экология сакчысы булырга теләгән укучыларга:

* edu.tatar.ru республика мәгариф министрлыгы порталында теркәлергә;

* "Мәктәп экопатруле" кушымтасын телефонга кертергә;

* кушымтага керү өчен edu.tatar.ru сайтындагы пароль белән логинны кулланырга;

* тыелган урыннарга ташланган чүпнең фотосын яки видеосын җибәрергә кирәк.

Иң күп балл җыйган укучыларны Экология министрлыгыннан бүләкләр көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading