16+

Мәскәүдә кар яуган!

Кичә иртән Мәскәүдә беренче кар яуган. Октябрь ахырларында яуган карга кешенең әллә ни исе китмәс тә иде, мөгаен. Ә монда бөтен кеше әбиләр чуагы, кояшлы җылы көн көткәндә кар явып куйсын әле! Социаль челтәрләрдә дә кар яву иң төп темаларның берсенә әйләнде бу көнне. Әлеге гадәттән тыш күренешкә кемдер шатлана,...

Кичә иртән Мәскәүдә беренче кар яуган. Октябрь ахырларында яуган карга кешенең әллә ни исе китмәс тә иде, мөгаен. Ә монда бөтен кеше әбиләр чуагы, кояшлы җылы көн көткәндә кар явып куйсын әле! Социаль челтәрләрдә дә кар яву иң төп темаларның берсенә әйләнде бу көнне. Әлеге гадәттән тыш күренешкә кемдер шатлана, кемнеңдер һава торышының бу кыланмышларыннан кәефе дә кырылган. Быел әбиләр чуагы булмый икән, дип кайгыга батканнар. «Кар?! Мәскәүдә?!» - дип гаҗәпләнә берәү. Беренче кар бөртекләренең матурлыгы белән хозурланучылар, сөенүчеләр дә бар, билгеле.
Мәскәү карлары безгә дә килеп җитмәгәе әле. Синоптиклар алдагы көннәрдә салкынайта, юеш кар яварга мөмкин, дип кисәтә. Халык сынамышлары буенча, беренче кар явып, 1 ай-40 көн чамасы узгач, кар ята, кыш җитә. Шулай була калса, чана һәм чаңгыларны быел алданрак әзерли башласак та була...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading