- Безнең карашларыбыз туры килә, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Татар дизайны белән шөгыльләнү безгә бик ошый. Әлегә без - бу юнәлештә эшләүче бердәнбер студия. Максатыбыз ачык: татар мәдәнияте хакында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен дип тырышабыз. Татар дизайнының бер күрүдә таный торган үз йөзе булырга тиеш. Әлегә аның билгеләмәсе булмаса да, татар дизайнына ихтыяҗ бар, -ди алар. - Ни генә булмасын, бары тик татарлар, без үзебез генә татар дизайнын бренд дәрәҗәсенә күтәрә алачакбыз.
Мәрданшиннарның бу юнәлештә күтәргән темалары да шактый киңкырлы һәм бу эшләрнең умыртка баганасы булып, әйткәнемчә, ТАТАР БИЗӘГЕ бара. Студия, Мәскәү белән генә чикләнмичә, Америка татарларының күңеленә дә юл тапкан. Европадагы беренче Сабантуйга да алар милли төсмер биргән. (Бу эшләрнең күбесе белән www.mardesign.ru сайтында да танышырга мөмкин.) Алар чыгарган «Татар открыткалары» тупланмасының татар яшьләре арасында да бик популяр булуы куанычлы хәл. Киләчәктә, кечкенә балаларга атап, Әлифба эшләргә дә ниятләре юк түгел аларның. Баланың күңел түренә милли бизәкләрне кечкенәдән салып куюның мөһимлегеннән чыгып эшләнәчәк бусы да.
Комментарийлар