16+

«Нечкәбил» бәйгесендә катнашучы: «Каенаталы-каенаналы гаиләгә килен булып төшсәм ярар иде», - дип тели идем»

Узган шимбәдә "Корстон" кунакханә-күңел ачу комплексында "Нечкәбил" бәйгесе кысаларында Татарстан гаиләләре фестивале узды. "Нечкәбил" бәйгесенең ярымфиналында республиканың 32 районыннан 43 үрнәк гаилә катнашты. Аларның 18е бәйгенең финалына узды. Финал исә 30 ноябрьдә булачак.

«Нечкәбил» бәйгесендә катнашучы: «Каенаталы-каенаналы гаиләгә килен булып төшсәм ярар иде», - дип тели идем»

Узган шимбәдә "Корстон" кунакханә-күңел ачу комплексында "Нечкәбил" бәйгесе кысаларында Татарстан гаиләләре фестивале узды. "Нечкәбил" бәйгесенең ярымфиналында республиканың 32 районыннан 43 үрнәк гаилә катнашты. Аларның 18е бәйгенең финалына узды. Финал исә 30 ноябрьдә булачак.

Бәйгедә катнашучыларны һәм оештыручыларны республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде.

- Бу искиткеч матур, тирән мәгънәле фестиваль. Сез зур сәхнәгә чыгарлык көч һәм мөмкинлекләр тапкансыз. Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында да гаилә кыйммәтләренә аерым тукталды. Һәр халык үзенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакларга тиеш. Һәм бу иң элек гаиләдән башлана. "Нечкәбил" бәйгесе дә нәкъ менә шуның белән шөгыльләнә, - диде ул.



Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова да әлеге гаиләләр белән соклануын белдерде.
- Сезнең һәрберегез республиканы халыкара бәйгеләрдә тәкъдим итәрлек дәрәҗәдә чибәр. Бу бәйге дә - уникаль. Россиянең бер генә төбәгендә дә традицияләрне хөрмәт итүче һәм саклаучы мондый бәйрәм оештырылмый, - диде.

"Нечкәбил" бәйгесен башлап җибәрүгә, аны оештыруга зур өлеш кертүче "Гаилә канаты астында" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Изольда Жуйкованы катнашучылар алкышларга күмде.
- Быел сайлап алу турлары "Татарстан - ныклы гаиләләр террриториясе" форматында узды. Монда катнашучы гаиләләрнең барысы да үрнәк. Райондагы барлык эшләр шушы гаиләләр белән бергә башкарыла. Алар - районнарның горурлыгы, - диде ул.

Эльвира һәм Фирдәвес Ситдыйковлар



Балтач районы Сосна авылыннан килгән Эльвира һәм Фирдәвес Ситдыйковлар өчен бу көн икеләтә истәлекле иде, чөнки әти-әниләренең гаилә коруларына нәкъ менә шул көнне 50 ел тулган.
- Каената-каенана белән бергә яшәвебезгә бик шатмын, чөнки кияүгә чыкканчы ук: "Каенаталы-каенаналы гаиләгә килен булып төшсәм ярар иде", - дип тели идем. Аллага шөкер, хыялым чынга ашты. Бик тату яшибез. Алар мине килен кебек түгел, үзләренең кызлары шикелле кабул иттеләр. Бер эшне дә киңәшләшмичә эшләмибез. Балаларны бик яраталар. Әби-бабай булганга күрә, балаларны элекеге традицияләрне саклап үстерә алабыз. Мактанып әйтүем түгел, ләкин кызыбыз Камилә белән улыбыз Сәйдәш чыннан да бик тыйнак, итәгатьле, тәрбияле. Әби-бабай йогынтысы зур дип саныйм. Без, яшьләр, күп вакытыбызны эшкә бирәбез. Ә балалар тәрбиясе белән еш кына әби-бабай шөгыльләнә. Үзебезнең гаиләбезгә дә 15 ел. Девизыбыз - эзләргә, табарга һәм һәрвакыт алга барырга! Эшләгән һәр эшебезне җиренә җиткереп башкарырга, куйган максатларыбызга ирешергә тырышабыз. Балаларыбыз киләчәктә безнең кебек һәм бездән дә яхшырак булсыннар өчен тырышабыз, - ди Эльвира ханым.

Ә "Нечкәбил" бәйгесендә катнашу бик мәшәкатьле булса да, зур авырлык тудырмады ди.

- Якыннарымның киңәшен тотып, быел, ниһаять, конкурста катнашырга булдым. Эшемнең бик тыгыз булуына да карамастан, "Нишләп әле мин үземне сынап карамаска тиеш? Гаиләм бик матур. Әти-әниләребез ике яктан да исән-саулар. Бик дус-тату яшибез", - дип ризалаштым. Без сәнгатькә гашыйк гаилә. Ике әтиебез тальянда уйный, улым белән кызым җырлый, ирем белән без спектакльләрдә бик теләп катнашабыз, әниләребез биергә яраталар. Шулай да конкурста катнашыр өчен, беренчедән, зур йөрәкле, киң күңелле булырга кирәк, чөнки "Нечкәбил" бәйгесендә төп басым хәйриячелеккә ясала. Икенчедән, теләк, ният кирәк. Бар эштә дә актив булу сорала, - ди мәктәптә директор урынбасары булып эшләүче Эльвира ханым.

Лилия һәм Азат Хәсәновлар



Балык Бистәсе районының Полянка авылында гомер итүче Хәсәновлар гаиләсе дә бәйгегә якыннары, дуслары белән килгән иде. Алар да әби-бабайдан килгән гореф-гадәтләрне саклап яши.

- Киленебез бик уңган һәм тырыш. Дүрт бала, оныклар белән бергә 19 кеше җыелабыз. Аллага шөкер, бүгенгесе көндә бик бәхетлебез. Намаз артыннан аларга бәхет теләп дога кылабыз. Балалар эшчән, гадел булдылар, - ди үзләре дә 47 ел бергә яшәүче Сания һәм Габделхәй Хәсәновлар.

18 яшьлек Лилия һәм Азат Хәсәновлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә.
- Әти-әниләр белән бердәм булып, аларның киңәшләрен тотып яшибез. Эшләп гомер итәбез. Иремнең машиналар төзәтү белән бәйле үз эше бар. Мин заказга камыр ризыкларын пешерәм. Ызгышырга вакытыбыз калмый. Туганнар белән ярдәмләшеп яшәгәч, балаларыбызда да шушы сыйфатларны булдырырга тырышабыз. Әледән-әле конкурсларда катнашып торабыз. Мин җырларга яратам, - ди "Нечкәбил" бәйгесендә катнашучы Лилия ханым.

- Лилия бар яктан да уңган-булган. Без икебез дә гаилә, балалар, әти-әниләр дип яшибез, - дип елмая аның ышанычлы терәге Азат әфәнде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading