16+

Очрашыйк әле, классташлар!

Моннан нәкъ 45 ел элек без Балтач районының Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлаган идек.

Очрашыйк әле, классташлар!

Моннан нәкъ 45 ел элек без Балтач районының Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлаган идек.

Инде 45 ел вакыт узып та киткән. Тик нигәдер бу санга күңелнең ышанасы килми, кичә генә кебек. 

Артка борылып карасаң, күпме юллар узылган, инде үзебез әти-әни генә түгел, әби-бабай. Тик нигәдер мәктәп еллары нык сагындыра. Бөрбаш, Сәрдегән, Алан, Нормабаш, Пүскән авылларыннан җыелган балалар идек. Бер-беребезне бөтенләй белми торган сабыйлар. Мәктәпне тәмамлаганда аерылмас дусларга әверелдек. Сагындыра ул еллар. Бик сагындыра. Балачак эзләреннән бер генә көн булса да атлыйсы килә. Тик булмый, кирегә юл юк. Без укыган мәктәп урынында бүген ике катлы заманча уку йорты. Ун ел элек кенә классташлар белән булган очрашуда, үзебез укыган иске мәктәп бусагасын атлап кергән идек. Әмма балачакка кайта алмадык. Стеналар арасында безнең балачак буталып калган, кайда икәнен эзләп табып булмый... Стенасын сыйпап булса да классташлар белән истәлекләр яңарттык. 

Зур хыяллар белән яндык без. Тормышта үз урыныбызны булдырып, матур киләчәк төзү турындагы уйларыбызны, яшерен серләребезне мәктәп стенасы үзенә сеңдереп барды. Шушы мәктәп стенасында пионерга кабул ителдек, комсомол булдык, тәүге мәхәббәт ялкынында яндык. Шушы мәктәп стенасы безнең белемгә шаһит булып, имтихан бирүебезне күзәтте. Боларның барысы да артта калды. 15 еллап элек кенә безне укыткан укытучыларның күбесе исән иде. Аллар безнең өчен бүген дә кадерле бер олуг зат. Безнең буын укытучы авызыннан чыккан белемне йотып тыңлый белде. Белем дөньябыз укытучылар иде. Аң-белемне алар бирде, белем ачкычын алар өләште. Дәресләрдән соң алып калып, белмәгән темаларыбызны аңлата, өйрәтә иделәр. Шуңадырммы, 45 ел узса да, кайбер темалар, шигырьләр безнең күңелдә саклана.

45 еллык очрашуга берничә укытучыбыз гына килә алды. Классташлар сафы да елдан-ел сирәгәя. Кеше мәңгелек түгел. Безне укытып чыгарган мәктәп, әле дә үз укучыларын онытмый. Ел саен очрашулар уза. Без оясыннан очып чыгып киткән кош балалары кебек, төрлебез төрле яклардан кайтып төшәбез. Ара ераклык та куркытмый. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче элеккеге укучылар - бүгенге әти-әниләр, әби-бабайлар кайта. 

Еллар узар, быел мәктәп тәмамлаган егет-кызлар, минем кебек хискә бирелеп, нәкъ 45 елдан соң матур бер мәкалә язып, мәктәп елларын сурәтләр. Мәктәп бусагасын тәмамлаучы бала укыса, бу хәл аңа бераз сәер тоелыр. Еллар узар, ул да мәктәбен, классташларын, укытучыларын сагынып үткәннәргә хатлар, җырлар язар. Тормыш шулай дәвам итә. Классташларны, укытучыларымны, мәктәбемне сагынып, Азат дус белән мин дә бер җыр да яздык әле. Мәктәп елларыбызның бер якты истәлеге булсын, дидек. 

Зиннур Хөсәенов, Биектау районы.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading