16+

Октябрь яңалыклары

Көзнең икенче ае да килеп җитте. Октябрьдән берничә канун үз көченә керә. Тормышыбызда нинди үзгәрешләр булачак соң?

Октябрь яңалыклары

Көзнең икенче ае да килеп җитте. Октябрьдән берничә канун үз көченә керә. Тормышыбызда нинди үзгәрешләр булачак соң?

1 октябрьдән салымнарга бәйле канун үз көченә керә. Артык түләнгән салым акчасын хәзер башка төр салымны түләргә тотарга мөмкин булачак. Мисал өчен, моңа кадәр федераль салым артык түләнсә, аны төбәк салымына тотарга рөхсәт ителми иде. Хәзер исә чикләүләр бетерелә.

Банкттагы кертемнәрне иминиятләшерүдә дә үзгәрешләр көтелә. Моңа кадәр, ул-бу була калса, кертемнәрнең 1,4 млн сумын гына кайтарып булды. Кайбер очракларда исә кертемнәрнең суммасы шактый зуррак. Шуны истә тотып, Россия Дәүләт Думасы депутатлары яңа канун кабул итте. Хәзер банк лицензиясез калганда 10 млн сумга кадәр кертемне кайтарырга мөмкин булачак.

1 октябрьдән социаль түләүләр бары “Мир” картасына гына күчерелә.
Авторлык хокукларының да кайберләре киләсе пәнҗешәмбедән канун белән яңача көйләнә. Бу кушымталарда авторлык хокукларына кагыла. Әгәр дә ресурс хуҗасы авторлык хокукларын боза икән, ул очракта Роскомнадзор аңа кисәтү җибәрә. Хокук бозучы хатасын тәүлек эчендә төзәтергә тиеш була.
Хушбуй, фотоаппаратлар, фотосурәтләр ясаганда кулланыла торган лампаларның 1 октябрьдән маркировкалы булуы шарт.

1 апрельдән 1 октябрьгә кадәр гаиләдә 3 яшькә кадәр балалар булганнар айлык түләүләр ала иде. Моңа кадәр бу акча автомат рәвештә түләнелде, ягъни гаризалар язып йөрү таләп ителмәде. 2 октябрьдән  әлеге социаль түләү алырга теләүчеләр гариза язарга тиеш булачак.

Хәйрияелектә дә яңалыклар бар. Хәзер канунда хәйрия акчасы җыела торган “тартма” термины һәм аны файдалануга нормалар барлыкка килә. Мисал өчен хәйрия өчен акча җыйган коммерцияле булмаган оешма хәзер андый тартмада үзенең адресын, сайтын һәм акча җыю максатын күрсәтергә тиеш.
Шулай ук җыелган акча турында хисапны бастырып бару да таләп ителә.

Ломбардлар эшәнлегендә дә үзгәрешләр көтелә. Хәзер алар махсус реестрга кергән булырга тиеш. Ә 300 мең сумнан кыйммәтрәк булган әйберне сатуга куйган очракта, ачык рәвештә сату гына рөхсәт ителә.

Россия гражданлыгы алуылар октябрьдән мәҗбүри рәвештә дактилоскопия (бармак эзләрен алу) теркәве узачак. Моннан тыш 18 яшькә кадәр булган һәм Россия гражданы булып саналучы балаларның әти-әниләренә дә безнең илдә гражданлык алу гадиләшә.

19 октябрьдән ОСАГО килешүен электрон рәвештә махсус финанс платформасында төзергә мөмкин булак.
Лотерея оештыручыларга кагыйдәләр катгыйлана. Хәзер икътисади җинаять кылып, җәза срогы төгәлләнмәгән затлар лотерея уеннары оештыра алмаяак.
30 октябрьдән кафе һәм рестораннарда кальян тартып булмаячак. Канун кальяннарны түгел, ә җәмәгать туклану урыннарында кальян тартуны тыячак.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading