...Каз – ул кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе. Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны, әлбәттә бик теләп асраган. Ә халкыбыз тарихында каз, аеруча ана каз, бик мөһим роль уйнаган. Татар өен каз йоны, мамыгы тутырылган ястык-түшәкләрдән, өстенә ак челтәр ябылып күпертеп куелган йомшак мендәрләрдән башка күз алдына китерүе дә кыен. Аннары каз итеннән бик оста итеп аш-су әзерләгәннәр: каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз дисеңме. Каз маен хәтта дәвалау өчен саклаганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр, салкын тигәндә дә каз мае эретеп эчкәннәр.
Инде борынгы йолаларга килсәк тә, каз билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклап тоткан. Пар мендәрләр, юрганнар белән кызны кияү йортына озатканнар. Татар туйлары кода-кодагыйларның пар казлары белән дан тота. Туй мәҗлесенең иң олы, затлы күчтәнәче пар каз санала. Ә пар казны бүлү исә бик мөхтәрәм һәм оста кешегә генә кушыла. Монда да татар халкының уңганлыгы-булганлыгы сынала.
Бу язмамны язганда балачагым, әбиемнең алдан ук читәннән үргән ояларны хәстәрләп куюы, ана казны кадерләп кенә йомыркалар өстенә утыртуы күз алдымнан үтте. Каз йомыркалар өстендә утырган чакта, карават янына да аяк очларына гына басып бара идек. Ул бер изге урынга әйләнә иде. Өйдә шауларга, кычкырып сөйләшергә дә ярамый – ана казның куркуы, йомыркаларына зыян килүе бар, дип әйтә иде әби. Без алты бала бит әле!
Комментарийлар