16+

«Онытылган, өйдә калган» 500 сум тора?

Әгәр юл йөрү кагыйдәләрен бозмасаң, кесәңнән бер тиен дә акча чыкмаячак. Әмма тәмле тел белән генә аңларга теләмәүчеләр өчен 1 сентябрьдән яңа юл йөрү кагыйдәләренә җитди үзгәрешләр кертелде. Аның эчтәлеген бер җөмләгә дә сыйдырып бетереп була: штрафлар арту белән, кагыйдә бозулар кимергә тиеш. Сентябрь башыннан минималь җәза хакы - 500,...

«Онытылган, өйдә калган» 500 сум тора?

Әгәр юл йөрү кагыйдәләрен бозмасаң, кесәңнән бер тиен дә акча чыкмаячак. Әмма тәмле тел белән генә аңларга теләмәүчеләр өчен 1 сентябрьдән яңа юл йөрү кагыйдәләренә җитди үзгәрешләр кертелде. Аның эчтәлеген бер җөмләгә дә сыйдырып бетереп була: штрафлар арту белән, кагыйдә бозулар кимергә тиеш. Сентябрь башыннан минималь җәза хакы - 500,...

Бүгенгәчә, машина документларын өйдә онытып калдырсак, иминиятләштерү катыргысы үзебез белән булмаса, без кисәтү яисә 100 сум штраф белән котыла ала идек. Хәзер исә «онытылган, өйдә калган» өчен әлеге штраф биш тапкырга югары менә. Ә руль артына спиртлы эчемлек кулланып утырганнар өчен 30 мең сум штраф каралган, моңа кадәр андыйлар йөртүче таныклыгыннан ел ярым-ике елга колак кага иде. Әгәр кабат шушы ук бәла аркасында инспектор тикшерүенә тап буласың икән, җәзаның тагын да кырысрагы сагалап тора: 50 мең сум штраф янына өстәп, йөртүче таныклыгыннан 3 елга мәхрүм калачаксың.
Теркәлү узмаган һәм транзит номерлар белән йөрергә яратучы «шома»ларны да яңа кагыйдәләр урап узмый - иң беренче тикшерүдән соң 500-800 сум акчаңны чыгарып салырга туры килсә, шушы ук кагыйдәне икенче тапкыр бозучыны 5000 сум штраф яки машина йөртү таныклыгыннан 1-3 айга мәхрүм итү көтеп торачак. Бу мәгълүмат транзит номерлары белән бөтен видео-фоторегистраторларның «борынына чиртергә» яратучылар колагына!..
Светофорның кызыл утына икенче тапкыр үткән елгырлар 4-6 айга, тизлеген кабат арттыручылар машина йөртү таныклыгыннан 1 елга кадәр колак кагачак. Аның каравы, хәзер юлларда инспекторлар таныклыкны алып кала алмый. Алар бары тик штраф кәгазе генә язып бирә һәм йөртүче, суд карары нигезендә, таныклыгын тиешле бүлекчәгә илтеп бирергә тиеш була. Илтеп бирми һәм кабат инспектор тикшерүенә тап була икән, аңа карата икенче - транспорт чарасы белән машина йөртү таныклыгы булмаган килеш идарә итү пункты буенча хокук бозу акты теркәлә. Ә бу 30 мең сум штраф яисә 15 тәүлеккә тоткарлау дигән сүз. Монда иң кулае - «катыргың»ны үз кулларың белән тиешле вакытта илтеп тапшырудыр!..
Ашаган белми, тураган белә, диләр, штрафлар күләмен арттыру да юктан килеп тумады. Илебез шундый! Юлларда күзен-башын тондырып чабучы, кеше гомерен куркыныч астына куеп, руль артына исерек килеш утыручылар өчен тагын ничек аңлатып була инде аны?! Андыйлар өчен үзләренең кесә янчыгы гына кадерле була ала. Шәт, яңа кагыйдәләрнең дә бер-бер дәвасы тими калмас...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading