Казанның үзәк урамнарында һәм мәйданнарында махсус билгеләнелгән муниципаль паркинглар 9 февральдән тест, ягъни сынау рәвешендә эшли башлый. Түләү тәртибе март аеннан кертеләчәк, бер сәгате - 50 сум.
Түләүләрне өч төрле юл белән башкарып булачак. Беренчесе: автомобиль куеп тору мәйданчыгы янындагы паркомат аша яки банк картасы һәм, 15 февральдән, шәһәрнең транспорт...
Казанның үзәк урамнарында һәм мәйданнарында махсус билгеләнелгән муниципаль паркинглар 9 февральдән тест, ягъни сынау рәвешендә эшли башлый. Түләү тәртибе март аеннан кертеләчәк, бер сәгате - 50 сум.
Түләүләрне өч төрле юл белән башкарып булачак. Беренчесе: автомобиль куеп тору мәйданчыгы янындагы паркомат аша яки банк картасы һәм, 15 февральдән, шәһәрнең транспорт картасы ярдәмендә. Икенчесе: кыска санлы 3116 номерына SMS җибәреп. Өченчесе: смартфоннар өчен махсус эшләнелгән мобиль кушымта ярдәмендә.
Паркоматта түләсәң, автомобиль куеп калдыруның минималь вакыты - 60 минут. Шуннан соң, кирәк булса, 30 минутлы тарифка күчәсең. Мобиль телефоннан түләгән очракта, минималь вакыт - 30 минут. Әгәр 30 минутка сыешмасаң, 15 минут вакыт өстәп-өстәп барасың. Түләүне мобиль телефон аша башкаруның отышлы ягы бар. Муниципаль паркингка автомобиль куеп торган вакытың 30 минуттан азрак булса, шулай ук өстәмә алган вакытыңнан алданрак кузгалсаң, «минем фәлән минут вакытым файдаланылмыйча калды», дип 3116 телефонына SMS җибәрәсең. Акчаң элемтә операторы кассасында запас булып саклана, аны паркингка икенче мәртәбә кергәндә куллана аласың.
Хәйләләп булачак икән, дип, административ регламентны бозарга, гади итеп кенә әйткәндә, түләмичә качарга тырышмагыз. «Шәһәр паркинг урыннарын оештыручы» муниципаль учреждение хезмәткәрләре паркингларны видеокүзәтчелектә тотачаклар.
- Казан үзәгендә алты мең автомобильгә исәпләнгән күпкатлы паркинглар төзелде. Урамнардагы һәм мәйданнардагы паркинглар шәһәр үзәгенә эш буенча яки кибеткә килеп китүче кешеләргә уңайлык тудыру максатыннан оештырыла, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
Муниципаль паркингларда февраль ае дәвамында волонтерлар түләү тәртипләрен өйрәтәчәкләр. Февраль аенда әле штраф салынмаячак. Административ җаваплылык Татарстан Дәүләт Советында штраф күләмнәре тәгаенләнгәннән соң кертеләчәк. Казанның үзәк өлешендәге урамнардагы ачык һавадагы паркингларга 50 сум бәя куюга КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов «халыктан акча җыярга омтылу» дип, кискен каршы төшкән. Мәсәлән, Краснодарда һәм Екатеринбургта түләү 30 сум гына икән.
Паркингтан файдаланган өчен түләмәгән очракта, аларда штраф бер мең сум күләмендә билгеләнгән. Хәтта Мәскәүнең үзендә дә урам парковкасы - 40 сум, ә штрафлары - 2500 сум.
Коммунист депутатлар Казанда паркингка түләмәгән өчен штрафның 2500 сум тәкъдим ителүенә дә риза түгел. Мәскәүдә уртача хезмәт хакы 54 мең 869 сум, ә Казанда 26 мең 161 сум, дип зур аермага ишарә ясый алар. Депутат Артем Прокофьев исә, Казанның үзәк урамнарында оештырылучы муниципаль паркингларга бәяне шәһәр референдумында хәл итәргә кирәк, дип саный.
Муниципаль паркинглар турында 5-605-605 «Кайнар элемтә» телефоны аша һәм parkingrzn.ru сайтында белешергә була.
Автор фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар