16+

Питрәчтә 2000 йомыркадан тәбә пешерделәр

Иң зур йомырка тәбәсе, йомырка атыш, шотландча йомырка әзерләү сере - боларның барысын да Питрәч районында беренче тапкыр узган "Скорлупино" йомырка фестивалендә күрергә мөмкин иде. Бәйрәмнең Питрәч районныда уздырылу юкка гына түгел, кошчылык тармагы район икътисадының 70 процентын тәшкил итә.

Питрәчтә 2000 йомыркадан тәбә пешерделәр

Иң зур йомырка тәбәсе, йомырка атыш, шотландча йомырка әзерләү сере - боларның барысын да Питрәч районында беренче тапкыр узган "Скорлупино" йомырка фестивалендә күрергә мөмкин иде. Бәйрәмнең Питрәч районныда уздырылу юкка гына түгел, кошчылык тармагы район икътисадының 70 процентын тәшкил итә.

- Республиканың кошчылык тармагы, шундый мөнәсәбәткә лаек. Совет еллары вакытында республика елына 42 мең тонна кош ите җитештерә иде. Бер чор кошчылык тармагы туктап калды диярлек. Аннан соң кризис-менеджерлар барлыкка килеп, бер-бер артлы кошчылык фабрикаларын торгызды. 2015 елда 200 мең тоннан кош ите җитештерелде. Без әлегә Белгород шәһәре дәрәҗәсенә барып җитмәдек, шулай да Татарстан Идел буе федераль округында лидер булып тора. Кош итен җитештерү сәнәгате - иң югары технологияле тармак. Илебез халкының күп өлеше нәкъ менә бу төрдәге ит белән туклана - диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Бәйрәмдә кошчылык тармагында эшләүче тугыз команда катнашты. Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина әйтүенчә, командалар башта уеннарда катнашудан баш тарткан булсалар да, соңыннан ризалык биргәннәр. Йомырка фестивале яшьләр арасында эшче һөнәрен популярлаштыруга да зур этәргеч булып тора. Ярышлар нигезләмәсе буенча уеннарда кошчылык тармагында эшләүче 35 яшькә чаклы кешеләр генә катнаша алды. Төп бүләккә "Чаллы-бройлер" командасы ия булды, икенче урында "Чайка" фермер хуҗалыгы, өченчедә "Ак Барс" холдингы ширкәте командасы.

Фестивальдә һәркем үзенә бер маҗара-тамаша таба алгандыр. Балалар мәйданчыклары, экстрим зона, йомырка музее, кулинар мастер-класслар да уздырылды. Казанның иң яхшы җиде шеф-повары йомыркадан шедеврлар да ясап күрсәттеләр. Кунаклар шулай ук шотландча йомырка пешерү серен дә төшенделәр. Аны әзерләгәндә, чиле-пешле йомырка фарш эченә тыгыла, ризык духовкада пешерелә. Бу ризыкның төп үзенчәлеге шунда: йомырканың сарысы нәкъ менә сыек булырга тиеш, шул вакытта гына ризык, чыннан да, дөрес әзерләнгән, дип санала. Ассоциация вәкилләре инде моңа кадәр дә кулинария буенча төрле мастер-класслар уздырган. Фестивальдә иң зур йомырка тәбәсен пешерү өчен ике мең данә йомырка кулландылар. Казан авиация институтында тәбә пешерү өчен сигез секциядән торган 2,4*1,25 метр зурлыктагы таба ясаганнар.

Профессиональ пешекчеләргә каршы көрәш мәйданына җирле фермер да чыкты. Ул тәбәдә Татарстан гербын сүрәтләргә теләгән иде, ләкин плитәләр тигез җылынмау сәбәпле аның хыялы тормышка ашмый калды, ләкин бу гына бәйрәмне бозмады. Ахырда ике команда берләшеп тәбәне пешереп бетереп бөтен кунакларны сыйладылар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading