16+

Президент хафаланмаска киңәш итте

- Йә, кәефләрегез ничек? Долларларыгыз, евроларыгыз күпме? - дип елмаеп килеп керде Президент Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуга. - Сез позитив сөйләшүгә әзерләнегез, тискәре эмоцияләр болай да җитәрлек. Күренеп тора, кәефе шәп. Соңгы көннәрдәге вакыйгалар ышанычын, ныклыгын какшатмаганга охшаган. Сәгать ярым аралашу вакытында республика җитәкчесе гел елмаеп, кәефле утырды, сорауларга...

Президент хафаланмаска киңәш итте

- Йә, кәефләрегез ничек? Долларларыгыз, евроларыгыз күпме? - дип елмаеп килеп керде Президент Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуга. - Сез позитив сөйләшүгә әзерләнегез, тискәре эмоцияләр болай да җитәрлек. Күренеп тора, кәефе шәп. Соңгы көннәрдәге вакыйгалар ышанычын, ныклыгын какшатмаганга охшаган. Сәгать ярым аралашу вакытында республика җитәкчесе гел елмаеп, кәефле утырды, сорауларга...

- Йә, кәефләрегез ничек? Долларларыгыз, евроларыгыз күпме? - дип елмаеп килеп керде Президент Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуга. - Сез позитив сөйләшүгә әзерләнегез, тискәре эмоцияләр болай да җитәрлек.

Күренеп тора, кәефе шәп. Соңгы көннәрдәге вакыйгалар ышанычын, ныклыгын какшатмаганга охшаган. Сәгать ярым аралашу вакытында республика җитәкчесе гел елмаеп, кәефле утырды, сорауларга җавап биргәндә дә шаяртып алырга онытмады.

- Мин елдагыча сезнең белән күрешүгә шат. Теләсә нинди сорауларыгызга җавап бирергә әзер, - дип, чәй эчәргә, иркенләп утырырга кыстады.

Әлбәттә, сораулар, нигездә, илдәге икътисади вазгыятькә бәйле иде.

- Хәзерге вазгыять борчылырлык, әмма авырга әверелергә мөмкин, - дип бәяләде Президент. - Соңгы көннәрдәге вакыйгалар, әлбәттә, валюта курсы, рубльнең бәясе төшү белән бәйле. Әллә аның бәясен төшерергә теләделәрме икән - мин моны төгәл генә әйтә алмыйм. Анда төрле сәбәпләр бар: нефть төште, башка сәбәп­ләр... Мин шуны төгәл әйтә алам: Россия икътисадында мондый хәл килеп чыгу өчен нигез юк иде. Әйе, аңлашыла, санкцияләр кертелде, банклар эшчәнлеге бераз чикләнде. Тик безнең дәүләтнең алтын-валюта запаслары бик күп. Куркынычсызлык мендәре - резерв фонды, милли муллык фонды. Килеп чыккан бу хәл - мөгаен, төрле сәбәпләрнең бергә кушылуы нәтиҗәсе. Без вакытында эләктереп алалмадык.

Бүген федераль хөкү­мәт, Дәүләт Думасы, Үзәк банк күргән чаралар хәлне тотрыкландыруга юнәлгән. Дөрес, бераз алданрак эшләнгән булса, җиңелрәк булган булыр иде. Менә шунысы борчый мине... Бигрәк тә бу миннән, Татарстан хөкүмәтеннән тормый.

- Күптән түгел Дәүләт Думасының ике депутаты Татарстанда Президент атамасын 2016 ел ахырына кадәр калдыру инициативасы белән чыкты. Бу хакта сезнең фикерегез.
- Без бит хокукый дәү­ләттә яшибез. Димәк, шул дәүләтнең законнарына буйсынырга тиешбез. Мин түгел бит, федераль парламент Президент атамасы бер генә булырга тиеш дигән карар кабул итте. Аңлашыла, бу хакта озак фикерләшергә мөмкин - дөресме бу, дөрес түгелме, әмма бүгенге федераль закон, мондый атама бары бер генә кешедә, безнең дәүләт башлыгында гына булырга тиеш, ди. Мин инде әйттем: «президент» исеменә карата мөнәсәбәтем начар түгел, әмма федераль закон бар. Һәм бүгенге көндә шундый төзәтмә кертелү, аның каралуы республикада күпмедер вакыт шундый исем булуга законлы мөмкинлек бирә.

- Телевизорны кабыз­саң, яңалыкларда гел азык-төлеккә бәя арту турында сөйлиләр...
- Нәрсә яңалыклар - сез кибеткә, базарга барып карагыз, артамы бәя­ләр, юкмы. Артса, миңа әйтегез. Миндә булган мәгълүмәт буенча, тфү-тфү, бераз бар, әмма куркыныч түгел. Чөнки безнең үз продукциябез. Әгәр ит-сөт, үсемлек продукциясе булмаса, хәл катлаулырак булыр иде.

Бәя артуга ике фактор йогынты ясый. Беренчесе - продукция юк, сорау бар, тәкъдим азрак һәм бәя арта. Бу - иң куркыныч фактор. Бездә килеп чыгарга мөмкин булган, әмма продукциябез җитәрлек булганга күрә бездән тормаган икенче фактор рубль бәясе, инфляция белән бәйле. Алга таба нәрсә булачак, агымдагы хәл бу сорауларга ничек тәэсир итәчәк - мин әйтә алмыйм. Бу уңайдан бездә даими рәвештә комиссияләр уздырыла, миңа җиткереп торалар, ярминкәләр уздырабыз һәм мин бездә әлегә кайгырырлык нигез юк дип саныйм.


«ШК» соравы

- Рөстәм Нургалиевич, бүген Татарстанның бик сирәк район үзәкләрендә генә китап кибетләре калды. Дөрес, берничә генә районда китапханәдә китап саталар. Китапханәләрдә ниндидер үзәкләштерелгән система буенча китап сатуны оештырып булмыймы?
- Бу бик яхшы идея. Моны бик күптән эшләргә кирәк иде инде. «Юк» дию ул - булдыксыз кешеләр сүзе. Аны да эшли алмасак... Кыен эш түгел бит бу, теләк кенә кирәк. Киштә куясың, китапларны тезәсең һәм сатасың. - Шунда ук янында утырган Президент аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәровка йөкләмә бирде: - Әсгат Әхмәтович, оештырыгыз бу эшне.

- Шулай ук, 2015 ел - Россиядә Әдәбият елы кысаларында, Бауман урамындагы Матбугат йортында китап кибете ачсак, милли товарлар сатуны да оештырсак, әйбәт булыр иде. Туристлар барысы да шунда йөри бит.
- Кибет ачабыз. «Связьинвестнефтехим» (Матбугат йортын алган дәүләт холдингы, хәзер бинада ремонт бара) китап ярата, кибет булачак. Зур китап кибете.


- Сезгә Вятка квасы бү­ләк иткәннәр, диләр, дөрес­ме?
- Әйе, мин кичә эчеп карадым, бик тәмле. Улыма да ошады. Чыннан да, сыйфатлы квас, киңәш итәм. Гомумән, аны безнең сәүдә челтәрләренә кертергә кирәк.

- Үз җитештерүчеләребезнең кайсыларына яр­дәм күрсәтеләчәк? Татарстанда үз җитеште­рү­челәребез өчен шактый эшләнде, киләсе елга бу уңайдан нинди планнар бар?
- Безгә ниндидер яңа әйбер ачарга түгел, булганнарын сакларга кирәк, дип уйлыйм. Бу - урта һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү, нефть-газ, химия комплексы үсеше, Россия­дә тормышка ашырылучы сәнәгатьне үстерү фондында катнашу... Без теләсә нинди мөмкинлекне файдаланачакбыз, шулай ук үз продукциябезне тышкы базарга чыгаруны да.

- Авыр хәлдән саклану өчен нинди чаралар кү­рер­гә кирәк?
- Безнең халыкның ышанычын арттырырга. Ә моның өчен милли валютабыз, банклар тотрыклы булырга тиеш, сәнәгать тармагының эшләве кирәк, икътисад елына 5-7 процентка үсәргә тиеш. Менә шуны тормышка ашыру кирәк. Акчасыз моны эшләп булмый. Һәм бернинди яңа салымнар булырга тиеш түгел, киресенчә, бераз йомшарту кирәк.

Бу вазгыятьтә предприятиеләр, аеруча кече предприятиеләр ябыла башламасын иде - мине шул борчый. Менә шунысы куркыныч.

- Иран бизнесы вә­килләре нәкъ менә Татарстан һәм нәкъ менә сезнең белән тыгыз хез­мәттәшлеккә ба­рырга әзер, Рөстәм Нургалиевич. Алар сезне хөрмәт итә. Безнең Иран - Татарстан мөнәсәбәтләре нинди үсеш алыр икән?
- Татарстан үзен беркайда да Россия­дән тыш күрсәтми. Барлык халыкара контрактлар, сөйләшүләр килешү буенча, федераль җитәкчелек һәм МИД яр­дәме белән эшләнә. Әмма кайбер контактлар буенча безгә күпмедер өстенлек бирүче факторлар бар. Безнең илебез күпмилләтле, күпдинле. Әгәр без гарәп илләренә барабыз икән, Кавказ, ­Татарстан, Башкортстан мөселманнарына куелган бурычны үтәү җиңелрәк. Без актив, шуңа ил җитәкчелеге ярдәменә ышана алабыз. Ислам дөньясы белән эшләү өчен Президент Владимир Путин мине координатор итеп билгеләде. Бу безнең үз субъектыбыз гына түгел, Россия дәүләте кызыксынулары буенча эшлибез дигән сүз. Мин хәер­һахлы мөнәсәбәткә өметләнә алуыбыз бик мөһим фактор дип саныйм, һәм рес­публиканың үз өстенә шундый инициативалар алуы илгә файдага гына. Татарстанның партнер буларак, белем бирү үзәге буларак, сәнәгать үзәге буларак репутациясе яхшы. Татарстан җитәкчесе буларак мин, Президент, безнең команда, үз мөмкинлекләребездән чыгып, уңайлы шартлар булдырырга тырышабыз.

- Халык акча алышына икән дип борчыла. Булган акчаны ничек сакларга икән дип сорыйлар.
- Имеш-мимешләргә ышанмаска, хафаланмаска киңәш итәм. Акча үзгәрүгә сәбәп юк, булган акчаны рубльдә саклагыз.

- Киләсе елга Казан Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Әзерләнеп өлгерәчәкбезме?
- Барысын да бик яхшы эшләячәкбез. Без нәрсә эшләргә тиешлегебезне беләбез. Инде бик күп әзерлек эшләре бара, барысы да вакытында һәм яхшы дәрәҗәдә башкарылачак.

- Казанда метро төзелеше туктатылмыймы?
- Мөмкинлекләребездән чыгып төзибез. Имәнлек станциясен төзеп бетерү белән икенче линияне төзеячәкбез. Финанс мөмкинлекләренә бәйле рәвештә акрынрак яки тизрәк төзеячәкбез, әмма төзелә башлаган станция план буенча эшләнәчәк.

- Яңа елны ничек каршы аласыз?
- Һәр кеше кебек үк.

- Өйдә гаиләгез белән?
- Гаилә белән. Өйдәме, түгелме - карарбыз.

Фотолар: Марсель Бадыкшин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading