16+

Әпсәләмов урамы музейга әвереләчәк

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына Яңа Савин районында ачык һавада фронтовик әдипләр музее төзү ниятләнелә.

Әпсәләмов урамы музейга әвереләчәк

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына Яңа Савин районында ачык һавада фронтовик әдипләр музее төзү ниятләнелә.

Әлеге музей Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, фронтовик әдип Габдрахман Әпсәләмов исемен йөрткән урамны буеннан-буена биләп торачак. Мондый фикер мәшһүр язучының оныгы - шагыйрә Альбина Әпсәләмованың күңелендә туган. «Берлинның үзәк урамнарының берсендә ачык һавадагы фотокүргәзмәгә юлыктым. Игълан корылмаларына Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарның рәсемнәре һәм алар турында кыскача хикәятләр беркетелгән. Бу гамәл миңа бик ошады», - ди шагыйрә.
Альбина Әпсәләмованың идеясен Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев та хуплаган. Җитәкче: «Ак чәчәкләр» исемендәге фонтан да төзергә кирәк», - дип, язучының оныгын сөендергән.
Әпсәләмов урамының Чистай урамы белән кисешкән тарафында узган җәйдә Төркия фирмасы «Истанбул» скверы төзегән иде. Фонтанлы бакча казанлылар күңеленә бик хуш килде. Әпсәләмов урамының Ямашев проспекты белән Чистай урамы арасындагы өлешендә исә бушлык.
Шушы кишәрлектә сквер төзеләчәк. «Ак чәчәкләр» («Белые цветы») фонтаны проектын Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белгечләре эшләячәк. Төсле-музыкаль фонтан янында Габдрахман Әпсәләмов сүзләренә композитор Җәүдәт Фәйзи иҗат иткән «Гөлшаһидә җыры» ишетелеп торачак. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романының геройлары - табиблар. Булачак сәламәтлек сакчылары Гиппократ антын «Ак чәчәкләр» фонтаны янында бирерләр дип ниятләнелә. Сквер буенча тезелеп киткән игълан корылмаларына фронтовик әдипләр: Габдрахман Әпсәләмов, Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Зәки Нури, Фатыйх Кәрим, Гадел Кутуй һәм башкаларның фоторәсемнәре, алар турында хикәятләр, сугыш еллары хатлары беркетеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading