16+

Путиннан ни көтәргә?

Президент сайлауларында иң күп тавыш алучы кандидатка халык шулкадәр үк зур өмет тә баглый. Башкача мөмкин дә түгел. Бер яктан, халык ышанычы зур җаваплылык булса, икенче яктан, Владимир Путинның 64 процент тавыш җыю факты аңа күп нәрсәне беркемнән дә курыкмыйча хәл итәргә мөмкинлек бирә. Халыкара сәяси экспертиза институты директоры Евгений...

Путиннан ни көтәргә?

Президент сайлауларында иң күп тавыш алучы кандидатка халык шулкадәр үк зур өмет тә баглый. Башкача мөмкин дә түгел. Бер яктан, халык ышанычы зур җаваплылык булса, икенче яктан, Владимир Путинның 64 процент тавыш җыю факты аңа күп нәрсәне беркемнән дә курыкмыйча хәл итәргә мөмкинлек бирә. Халыкара сәяси экспертиза институты директоры Евгений...

Президент сайлауларында иң күп тавыш алучы кандидатка халык шулкадәр үк зур өмет тә баглый. Башкача мөмкин дә түгел. Бер яктан, халык ышанычы зур җаваплылык булса, икенче яктан, Владимир Путинның 64 процент тавыш җыю факты аңа күп нәрсәне беркемнән дә курыкмыйча хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Халыкара сәяси экспертиза институты директоры Евгений Минченко фикеренчә, 4 мартта үткән сайлаулар җәмгыятьнең консерватив кыйммәтләргә һәм стабильлеккә омтылуын күрсәтә, әмма оппозициядә торган зур шәһәрләрнең башка кыйммәтләрне күз уңында тотуын да онытмаска кирәк. Сәяси конъюктура үзәге башлыгы урынбасары Александр Шатилов, Путин үзен элеккечә гомумхалык лидеры итеп тотачак, дип ышана. «Хакимият илдә либераль карашлы кешеләрнең 15 процент тирәсе генә булуын исәпкә алып эш итәчәк. Шулай да партияләр һәм сайлау реформасы ахырына җиткерелер», - дип уйлый ул. Губернаторларны сайлап кую быел ук яңадан кайтачак дип көтә белгечләр, чөнки билгеләп куелган төбәк башлыклары халык алдында федераль үзәкнең дәрәҗәсен төшерә. В.Путиннан масштаблы үзгәрешләр программасы булдырып, түрәләрне киметеп, ришвәтчелеккә каршы көрәш башлавын көтә сәясәт белгечләре.
«Ришвәтчелеккә каршы көрәштә җиңү - илнең икътисадын үстерүдә иң кирәкле адым», - дип белдерә Россия икътисад мәктәбе ректоры Сергей Гуриев. Ришвәтчеләрне җиңгәч, беренче чиратта байларның «мөгезенә басачаклар». 25 миллион кешегә эш урыны булдыру һәм сәнәгатьне күтәрү, җитештерүгә салымны киметеп, артык зиннәткә салым салып хәл ителер кебек.
Чит ил эшчеләренә көн бетәр, ахры. Илебездәге эшсезлекне шулайрак хәл итәргә җыеналар. Белгечләрнең әйтүенчә, бюджет учреждениеләрен реформалаштыруны да контрольдә тотарга кирәк. Югыйсә мондый хезмәт күрсәтүләр һәркемгә дә тәтемәскә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading