16+

Һәр өйгә бәхетне «Шәһри Казан» алып килә

Хөрмәтле укучыларыбыз! Һәр пәнҗешәмбе санында, шушы биттә, шушы урында без сезгә газетабызга язылырга чакырып мөрәҗәгать иттек. Бу Яңа елга күп яңа дуслар белән керәбез. Сүзебезне җилгә очырмаган өчен зур рәхмәт үзегезгә.

Һәр өйгә бәхетне «Шәһри Казан» алып килә

Хөрмәтле укучыларыбыз! Һәр пәнҗешәмбе санында, шушы биттә, шушы урында без сезгә газетабызга язылырга чакырып мөрәҗәгать иттек. Бу Яңа елга күп яңа дуслар белән керәбез. Сүзебезне җилгә очырмаган өчен зур рәхмәт үзегезгә.

Бүген безнең тиражыбыз 8 меңнән артып китте. Бу сан безне, редакция хезмәткәрләрен, әлбәттә, бик шатландыра. Әле биш ел элек кенә газетаның тиражы 1700 данә иде. Чыннан да, «Ш.К.»ның эчтәлегеннән дә, бизәлешеннән дә канәгать булмаучылар шактый булды. Сәбәпләре атта да, тәртәдә дә булгандыр. Хәзер без элеккеге еллардагы кебек хакимият карарларын басмыйбыз, газетаны нигездә сезнең теләкләрегезне искә алып нәшер итәргә тырышабыз. Газетабызның якын дусты, даими укучысы Разил Вәлиев киңәшенә колак салып, үзебезгә күп кенә яшь каләм ияләрен җәлеп иттек. Талантлы, тырыш иҗат кешеләренә редакциядә һәрчак урын түрдән, канатланып иҗат итсеннәр генә! Танылган язучы, юмор остасы Ләбиб Лерон да хәзер безнең хезмәткәребез. Башка талантлы шәхесләребез белән хезмәттәшлек итәргә дә без һәрвакыт әзер.
«Ш.К.»ның даими укучыларыннан: «Сезне әле белеп җиткермиләр, газетаны халык арасында күбрәк танытасы иде», - дигән киңәшләрне еш ишетергә туры килә. «ТНВ» каналында барган рекламабызны күреп, илебезнең төрле төбәкләреннән «Сезгә ничек язылырга?» дип сораучылар саны артты. Нәкъ менә читтә яшәүче милләттәшләребезнең үтенечләрен искә алып, без быелдан Россия каталогына керәбез. Әгәр Татарстаннан читтә гомер итүче туган-тумача, дус-ишләрегез бар икән, аларны сөендерә аласыз: икенче яртыеллыктан башлап, «Ш.К.» аларның да өйләренә даими килеп торачак.
Телевидениедә күрсәтелгән рекламабызда «Ш.К. - өйгә бәхет алып килүче газета» диелгән иде. Чыннан да, шулай булсын, «Ш.К.» һәр өйгә, һәр укучыбызга бары тик бәхет кенә алып килсен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading