16+

Үрдәкләр, 10 көнгә качып торыгыз!

Республикада 15 апрельдән су кошларына ау сезоны ачылды. Матбугат конференциясендә бу турыда Татарстанның биочыганаклар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов хәбәр итте.

Үрдәкләр, 10 көнгә качып торыгыз!

Республикада 15 апрельдән су кошларына ау сезоны ачылды. Матбугат конференциясендә бу турыда Татарстанның биочыганаклар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов хәбәр итте.

– Татарстан Рәисе Указы һәм аучылык кагыйдәләре нигезендә, республикада 15 апрельдән 24 апрельгә кадәр су кошларын аулау рөхсәт ителә,– диде Рамил Шәрәфетдинов.
Ата үрдәккә ау 1 апрельдән башланды инде, ул 6 майга кадәр дәвам итә. Әлеге кошны ялган үрдәк белән ымсындырып ауларга мөмкин. 22 апрельдән 1 майга кадәр урман-кыр кошларыннан ата суер, көртлек, тәлләтәвеч ауларга була. 

Татарстанның “Кызыл китабы”на кертелгән соры казны һәм пискулька белән казарканы аулау тыела.
Бездә аучылык җирләре 6,3 миллион гектарны били, 100 аучылык җирлеге һәм барлык кешеләргә дә аучылык итү рөхсәте булган 31 аучылык җирлеге эшли. Барлык кешеләргә дә аучылык итү рөхсәте булган аучылык җирлекләренә килеп, кошларга ау оештырырга рөхсәтнамәне Татарстанның биологик чыганаклар буенча дәүләт комитеты бирә. 

– Ел саен аучылыкка 40-45 мең рөхсәтнамә бирелә. Быел су кошларын ауларга 7 мең рөхсәтнамә бирелде инде, – диде Рамил Шәрәфетдинов.
Язгы ау сезонында кошларга яшеренеп торган урыннан шома көпшәле мылтык белән генә атырга ярый, дробь 5 миллиметрдан кечкенә булырга тиеш. Сулыкларга моторлы көймәдә керү тыела, атып төшерелгән кошны сулыклардан моторсыз көймә белән генә алып чыгарга кирәк.
Аучы билетлары бөтен Россия өчен бердәм. Татарстан аучылары күрше-тирә республикаларга чыгып, ә күршеләр безгә килеп, кошларга ау үткәрә ала, ләкин ауга рөхсәт алу зарур. 

Торак пунктларга 200 метрдан да якында мылтык белән ау оештырырга рөхсәт ителми. Аучыларга торак пункт эчендә төлкеләрне ату шулай ук тыела, моны махсус хезмәтләр генә башкара. Кагыйдәне бозучыларга 5 мең сумга кадәр штраф салына, аучы билеты 1,5 елга мәхрүм ителә.

Фото: https://www.tatar-inform.ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading