16+

 Республикада күп фатирлы 358 йорт (шуның 146сы Казанда) авария хәлендә.

Россия төбәкләре арасында Татарстан авария хәлендәге торакларны бетерүдә графикны 1 ел га узып эшли. Быел искергән йортлардан 644 кеше яңа торакларга күчерелде, бу максатка 109 миллион сум тотылды.

 Республикада күп фатирлы 358 йорт (шуның 146сы Казанда) авария хәлендә.

Россия төбәкләре арасында Татарстан авария хәлендәге торакларны бетерүдә графикны 1 ел га узып эшли. Быел искергән йортлардан 644 кеше яңа торакларга күчерелде, бу максатка 109 миллион сум тотылды.

 Алдан барсак та, эш күп әле

— Россия төбәкләре арасында Татарстан авария хәлендәге торакларны бетерүдә графикны 1 ел га узып эшли. Быел искергән йортлардан 644 кеше яңа торакларга күчерелде, бу максатка 109 миллион сум тотылды. Киләсе елда тагын 109 фатирдан күчерү планлаштырылды,-диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

 Саба районы эшчәнлеге үрнәк итеп күрсәтелде. Сабада быел күп фатирлы искергән йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен махсус рәвештә 6 йорт төзелә. Әлеге төзелешне ел ахырына тәмамлау ниятләнелә.

— Россия Президенты Владимир Путин башлангычындагы “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында, республикада быел 6,5 миллиард сумлык эшләр башкарылды. Киләсе елларда финанслауны 10 миллиард сумга җиткерү исәпләнелә. Илкүләм проект үз эченә “Торак”, “Шәһәр мохите”, “Чиста су” һәм “Яшәргә яраксыз торак фондны бетерү” проектларын колачлый,-дип дәвам итте сүзен министр урынбасары.

 “Торак”

 Илкүләм проект ярдәмендә республикада быел күп фатирлы 16 төзелә, аларның 11е инде тәмамланган.

— Торак комплексларын күтәргәндә, илкүләм проект кысаларында, инженерлык челтәрләре һәм юллар төзелешләренә дә финанслау алабыз. Быел бу эшләргә 3,5 миллиард сум билгеләнгән иде,-диде Алексей Фролов.

 Татарстанда быел 2 миллион 750 мең квадрат метр торак тапшыру планлаштырылган. Халык шәхси торак төзелеше белән дә нык мәшгуль. Алексей Фролов әйткәнчә, шәхси торакларын төзүчеләргә банклардан ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге бар, ә авылларда торак төзүчеләргә дәүләт ярдәме дә каралган.

 Казанда көнчыгыш тарафта -РКБ зонасында, ә көнбатыш тарафта-”Зур Яшел Үзән” торак комплекслары актив төзелә. Чаллыда яңа тораклар күтәрелә. Әлмәттә “санитар зоналар” торак төзелешенә беркадәр киртә тудыра икән.

 “Шәһәр мохите”

 - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә, 2014 елда республикада паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча программа гамәлгә ашырыла башлаган иде. Бу идея хәзер Россиякүләмгә әверелде,-диде Алексей Фролов.-Быел төзекләндерү планына 34 объект алынды: 28 парк һәм сквер, боларга тагын кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңгән 6 объект өстәлде.

 “Чиста су”

 Республиканың 45 муниципаль берәмлегендә дә “Чиста су” проекты кысаларында эшләр алып барыла. Татарстан торак пунктларны су белән тәэмин итүгә ел саен 1 миллиард 300 миллион сум бүлеп бирә. Быел Нурлат шәһәрендә 780 миллион сумга су җыйгыч һәм суүткәргеч челтәре төзү башланган, эшләр киләсе елда тәмамланачак.

 Алексей Фролов әйткәнчә, Татарстанның көньяк-көнчыгыш зонасында, шулай ук Питрәч, Чүпрәле, Баулы районнарында һәм Казанда су белән тәэмин итүдә чишәсе мәсьәләләр бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading