16+

Рөхсәтсез урнаштырсаң, штраф түлисең

Казанда 100гә якын кече реклама корылмасы тирәсендәге яшь агачларны читкәрәк күчереп утыртырга туры киләчәк.

Рөхсәтсез урнаштырсаң, штраф түлисең

Казанда 100гә якын кече реклама корылмасы тирәсендәге яшь агачларны читкәрәк күчереп утыртырга туры киләчәк.

Шәһәр башкарма комитетының тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина: «Агачларның яфраклары игъланнардагы язуларны каплый. Шунлыктан, реклама куючылар ризасызлык белдереп мөрәҗәгать иттеләр», - дип аңлатты бу хәлне.
Башкалада 3х6 метр үлчәмнәрендәге 1700дән артык реклама корылмасы бар иде. Универсиада алдыннан Казанның тарихи үзәгендәге 632 реклама корылмасы һәм игълан сүтелде. «Россиядә беренчеләрдән булып, Казанда реклама урыннарына ачык электрон сәүдә оештырылды. Бүген башкалабызда 1037 реклама корылмасы исәпләнә. Шәһәр бюджетына электрон сәүдәдән 921 миллион сум акча кергән иде. Быелның 11 аенда тышкы рекламадан 111 миллион 935 мең сум табыш алынды», - диде Ирина Витальевна.
Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, Казанда реклама урыннарына беренче булып оештырылган үтәкүренмәле сәүдә тәҗрибә-үрнәген хәзер башка шәһәрләрдән, хәтта Мәскәүдән дә килеп өйрәнәләр. «Тышкы реклама бизнесында эшчәнлек башлаган вакытларда муниципаль казнага елына нибары 14 миллион сум табыш керә иде», - дип искә төшерде мэр Илсур Метшин.
Ирина Дябилкина искәрткәнчә, «Реклама турында»гы Федераль законга һәм РФ Административ кодексына кертелгән үзгәртүләр 2013 елның 14 маеннан закон көче алды. Мәсәлән, рөхсәтсез рәвештә реклама корылмасы урнаштырсаң, 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф яный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading