16+

Ришвәтчеләрне дә «өшкерәләр»

Медицина ярдәменнән тыш, авыруны догалар белгән кешедән өшкертү гадәте дә бар. Халык сөйләмендә тәртипсез балага карата "каеш белән өшкерәм хәзер" дип әйтелгән сүзләр дә кулланыла.

Ришвәтчеләрне дә «өшкерәләр»

Медицина ярдәменнән тыш, авыруны догалар белгән кешедән өшкертү гадәте дә бар. Халык сөйләмендә тәртипсез балага карата "каеш белән өшкерәм хәзер" дип әйтелгән сүзләр дә кулланыла.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында 16 апрельдә "Коррупциягә һәм исраф итүләргә каршы көрәш" темасына дебатлар булды. Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка, республикада 22 майда узачак алдан сайлап карауга теркәлгән, кандидатлар ришвәтчеләрне һәм ришвәтчелекне хәтәр каты "өшкерделәр".
- Россиядә 1-2 триллион сум акча коррупция әйләнешендә йөри. Товар сатып алганда, хезмәт күрсәтүләрдән файдаланганда без артыгы белән түлибез. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда ришвәтчелеккә каршы көрәш максатчанрак үткәрелә. Ришвәтче үзенең күчемсез милкенең нинди чыганаклардан килгәнлеген документлар нигезендә раслый алмаса, әлеге милекне кире дәүләткә кайтарырга кирәк. Мондый катгый чара мисаллары Курск һәм Орел өлкәләрендә күзәтелде, - диде, беренче булып сүз башлаган "Халык фронты" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан штабы рәистәше Игорь Бикеев.

- Вакытлыча эш урынсыз Людмила Каня әйткәнчә, чиновниклар үз вазифаларыннан файдаланып, бер-берсенә булышалар. "Хезмәт башкарылган өчен акча да, салым да түләнми, бу - коррупциянең астыртын бер алымы. Дәүләт хезмәткәрләре эшчәнлеген күзәтеп торучы махсус комиссия зарур. Әлеге юнәлештә "Халык фронты" ның эшчәнлеге игътибарга лаек", - диде ул.
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты таләп итеп куйганча, 15 майга кадәр барачак дебатларда һәм очрашуларда кандидатлар бер-берсенә яла якмаска, дорфалык күрсәтмәскә тиеш. Бу таләп үтәлә, кандидатлар үзләренең көндәшләрен мактыйлар да әле, хәтта.

- Дәүләт хезмәтендәгеләргә "рейтинг" билгеләнсен, чиновник эш күрсәтми икән, вазифасыннан азат ителсен. Җитәчеләрне халык сайласын, югарыдан билгеләү дөрес гамәл түгел, - диде Хисаплау системалары фәнни-җитештерү берләшмәсенең юнәлеш җитәкчесе Александр Летуновский.

"IPAR" компаниясе юристы Гомәр Насыйбуллин фикеренчә, ришвәтчелектән котылу өчен намуслылыкны сабый чактан ук тәрбияләргә кирәк. Татарстанның Урта һәм кече эшкарлык предприятиеләре ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин җәмәгатьчелек контролен көчәйтергә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading