16+

Әби-бабайлар бәрәңге кабыгын да чүпкә салмаска, мал-туарга ашатырга өйрәтте. Ә без?

1921 ел ачлыкларын, дәһшәтле сугыш чорларын кичергән халык өчен тонналаган азык-төлек түгел, хәтта каткан ипи кисәге дә кадерле булырга тиеш. Безне авылда әби-бабай бәрәңге кабыгын да чүпкә салмаска, мал-туарга ашатырга өйрәтте. Бүген шәһәрдә яшәп, бәрәңге кабыгын җыймасак та, аерым савытка каткан ипиләрне җыеп барабыз. Аннан авылга тавыкларга алып кайтабыз.

Әби-бабайлар бәрәңге кабыгын да чүпкә салмаска, мал-туарга ашатырга өйрәтте. Ә без?

1921 ел ачлыкларын, дәһшәтле сугыш чорларын кичергән халык өчен тонналаган азык-төлек түгел, хәтта каткан ипи кисәге дә кадерле булырга тиеш. Безне авылда әби-бабай бәрәңге кабыгын да чүпкә салмаска, мал-туарга ашатырга өйрәтте. Бүген шәһәрдә яшәп, бәрәңге кабыгын җыймасак та, аерым савытка каткан ипиләрне җыеп барабыз. Аннан авылга тавыкларга алып кайтабыз.

ЛДПР депутаты Ярослав Нилов конфискацияләнгән, әмма ашарга яраклы продуктларны юк итүне тыярга тәкъдим итте.

Якын арада әлеге канун проекты Дәүләт Думасына карауга кертеләчәк. Инициатива авторлары аңлатуынча, илдә ел саен дистәләгән тонна азык-төлек юк ителә һәм бу халык арасында җитди социаль киеренкелек тудыра. Телевизордан күргәнегез бардыр инде, читтән законсыз юл белән кергән продуктларны бульдозерлар белән изеп, җиргә күмәләр яки яндыралар, чөнки “Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында”гы канун шуны таләп итә.

Парламентарийлар исә шул продуктларга экспертиза үткәреп, куркынычсыз дип табылганын дәүләт яки муниципаль ихтыяҗларга тотарга тәкъдим итә. Әйтик, браконьерның законсыз тоткан балыгын, базарда документларсыз сатыла торган итне нишләп әле юк итәргә? Аны күп балалы гаиләләргә, мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, һичьюгы хуҗасыз этләр тотыла торган приютларга таратып була бит. Хәзерге кризис чорында бу тәкъдим бигрәк тә актуаль.
«Душа России» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Юлия Хәкимова сүзләренчә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр безнең арада бик күп.

– Безгә көненә уртача егермеләп кеше мөрәҗәгать итә. Кемгәдер дарулар кирәк, кемнеңдер өе салкын, кемдер урамда яши. Ач утыручылары да бар. Аена 600-700 азык-төлек тупланмасы таратабыз. Әмма ярдәм сораучылар күбрәк. Мөмкинлегебез булмагач, бөтен кешегә дә булышып өлгермибез, – ди ул.
Ярослав Ниловның тәкъдимен ул хуплый, әмма беренче чиратта продуктларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы тикшерелергә тиеш, ди. Волонтерлар иң беренче чиратта 8 мең сум пенсиягә яшәүче өлкән яшьтәгеләргә һәм авыруларга булыша. Кызганыч, алар арасында үз балаларына кирәк булмаган әби-бабайлар да күп икән.

“Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Азат Гайнетдинов та депутатка теләктәшлек белдерә.

– Әмма канунны һәрьяклап уйлап, камил рәвештә кабул итәргә кирәк. Продуктларны урлауга юл куймыйча, ул адресатына барып җитәргә, мохтаҗларга дөрес итеп бүлеп таратылырга тиеш. Санкцияләнгән продуктларны бульдозер белән издергәннәрен телевизордан күрсәтеп торалар. Тик ул бер өлеше генә, калган зур өлеше кибет киштәләренә сатуга китә. Игътибар иткәнегез бармы икән. Казанда хәерче базарында ашарга яраклылык вакыты чыккан продуктлар сатыла. Алар да бит ташланырга тиешле булган товарлар. Кәгазьдә утильләштерелде диелә, чынлыкта сатуга чыгарыла. Бу күренеш булмасын өчен, кануны да бар яклап уйланган, төгәл булырга тиеш, – ди ул.

Димәк, канун кабул ителгән очракта, бу продуктларның хәйрия оешмалары кулына барып җитүен контрольдә тотарга кирәк була.

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин фикеренчә, ил канунарына буйсынырга тиешбез, әмма ачның хәлен җиңеләйтергә яраклы ризыкларны трактор астына салып таптау күңелгә ята торган нәрсә түгел.

– 1921 ел ачлыкларын, дәһшәтле сугыш чорларын кичергән халык өчен тонналаган азык-төлек түгел, хәтта каткан ипи кисәге дә кадерле булырга тиеш. Безне авылда әби-бабай бәрәңге кабыгын да чүпкә салмаска, мал-туарга ашатырга өйрәтте. Бүген шәһәрдә яшәп, бәрәңге кабыгын җыймасак та, аерым савытка каткан ипиләрне җыеп барабыз. Аннан авылга тавыкларга алып кайтабыз. Бәлки авылдагы тавыклар безнең каткан ипи сыныкларына ул кадәр мохтаҗ да түгелдер, әмма балалар кечкенәдән ризыкка хөрмәт күрсәтергә өйрәнергә тиешләр. Һичшиксез ил кануннарына буйсыну тиешле, канунны бозган җәзасын да алырга тиешле. Әмма ризыкның гаебе юк. Өстәвенә, һәр нәрсәнең үз тәртибе, һәр өлкәнең үз кешеләре, үз белгечләре бар. Аллаһы Тәгалә: “Бер нәрсәне белмәсәгез, белгечләрдән сорагыз”, – дигән. Әгәр шул өлкә кешеләре бу теләкне игьтибарга алып, аның тәртип-нигезләмәсен булдырсалар, бер дә начар булмас иде. Кайбер азыклар кешегә ашату өчен яраксыз дип табылса да, хайваннарга, кош-кортларга яраклы булуы мөмкин. Гомәр ибн Габделгазиз халифә булган заманда кешеләрнең ипигә ихтыяҗы калмагач, ул сахраларда яшәүче вәхши хайваннар өчен махсус улаклар куйдыра һәм: “Мин идарә иткән илдә вәхши хайваннар да ач булырга тиеш түгелләр”, – дип әйткән. Илнең байлыкта, бәракәттә яшәве өчен үзенең сәүдә-икътсидын төзүе, җир асты казылмаларын чыгара, эшкәртә белүе генә җитми, илнең һәр әгъзасын, зурысын-кечесен булган ризыкның, байлыкның кадерен белергә өйрәтергә кирәк, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading