16+

Россиядә бәрәңге кризисы булырмы?

Барып чыктык бит, җәмәгать... Бу көннәрне дә күрер көннәр бар икән!

Россиядә бәрәңге кризисы булырмы?

Барып чыктык бит, җәмәгать... Бу көннәрне дә күрер көннәр бар икән!

Яңа елдан соң Россиядә бәрәңге кризисы көтелә, ди! Бу сиңа күршеләрне кызыктырыр өчен айга бер пешереп ашый торган ыштан салдырып парик кидергеч карабодай гына түгел!..

Бу – “икенче икмәк”, арышын урыйм, бодаен чәчим!..
Бу турыда бәлки беркем белми дә калган булыр иде. Пакетлы бәрәңге боламыгы һәм чипсы җитештерүчеләр 2022 елга планнар корганда, очраклы рәвештә, чимал кытлыгы сәбәпле, әзер тауар бәясенең 50%ка кадәр артуын анонслап куйганнар икән шул.

Кытлыкның сәбәбен уйлап торасы юк, гадәттәгечә – корылык һәм, корылыкка бәйле бүлбеләрнең вак булуы. Вак бүлбене исә эре кибетләр, “алып пычранмаячакбыз” дип, баш тарткан ди.

Чагыштыру өчен, 2020 елда илдә 6,64 млн тонна бәрәңге җыеп алынган булган, быел исә уңыш 6,68 млн тоннаны тәшкил иткән. Киләсе елга бәрәңге уңышы 7,21 миллионга кадәр җиткереләчәк дип фараз коралар ди имеш азык-төлек сатуны күзәтүче федераль министрлыкта.

Нәтиҗәдә, үзебездә җитештерелгән бәрәңгене, елына 3 тапкыр яңгыр ява торган, шунлыктан гайре мул уңышлары белән дан казанган Мисырдан, шулай ук Әзербайҗаннан, Израиль һәм Белорусиядән кайтартылган бәрәңге алыштырачак, дип фаразлана.

Мәгълүмат өчен, 2020дә 316,3 мең тонна бүлбе читтән кергән булса, 2021дә (ел әле бетмәгән) 550 мең тонна бәрәңге чит илдән кайтартылган ди.
Әллә илдә бәрәңге яратучылар бермә-бер арта, әллә итне бәрәңгегә алыштырдык – шайтан белсен... Болай да соңгы бер елда 80%ка артып, ил буенча уртача 44 сум 50 тиеннән йөрүче “икенче икмәк” бәясе алга таба Гагарин маршруты буенча кузгалмас дип кем әйтә ала? Ә кытлыкның, кибет бәрәңгесе белән бергә, симәнә бәрәңгесенә дә “корт төшерәчәг”ен исәпкә алсак, “дәүләт машинасы” кушылмаса, киләсе елга да басу бәрәңгесенең хәлләре хөрти булырга охшап тора...

Дәүләт, дигәннән, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгында түрәчелек итүчеләр киләсе елга бәрәңге үстерүчеләргә булышлык йөзеннән 5 миллиард сум акча бүлеп бирергә әзер булуларын белдергәннәр инде. Димәк, анда да илдә изелеп килә торган “бәрәңге боламыгы”ның аянычлы нәтиҗәләргә китерә алуын аек бәялиләр булып чыга.

Ниһаять, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге үстерүчеләргә дә акчалата ярдәм итәргә җыеналар ди. Хәтерлисезме, бу елның башында гына бакчасында бәрәңге үстереп сатучы һәм ул акчадан салым түләмәүчеләрне җинаятьче дип игълан итә язганнар иде? Ул вакытта бакчасында үстергән бәрәңгесеннән файда күрүчеләрдән өстәмә керем алучы ясап, шәхси затларга саткан бәядән 4%, ә дәүләткә тапшырган бәядән 6% салым салдырып алучы канун чыгарганнар иде...
Һәрхәлдә, авылга ярдәм кирәге, авыл хуҗалыгын алга таба дотацияләрсез эшләтеп булмаячагы ике якка да (халыкка да, Хөкүмәткә дә) көннән-көн яхшырак аңлашыла.

Сүз уңаеннан. Берничә көн элек кенә Superjob (Суперджоб) эш эзләү сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, азык-төлеккә бәяләр күтәрелү – Россиядә яшәүче 50% халыкның иң беренче чиратта ачуын чыгаручы фактор булып танылган.
Ачу чыгару буенча икенче урында (халыкның 17%ы) – бензин бәяләре, өченчедә (халыкның 11%ы) – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хакларын арттыру тора икән.

Болардан тыш, ачу китергечләр рәтенә дару бәяләре дә кергән.
Күңел тынычлыгы кирәк иде дә бит...

Иң изге теләкләр белән, Әмир Исламов.
Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading