16+

Россиядә тәмәке тарту тыела?!.

15 ноябрьдән җәмәгать урыннарында тәмәке тарту сәламәтлеккә генә түгел, акча янчыгына да зур зыян сала башлады. Шушы көннән башлап «тәмәкегә каршы закон» тулысынча үз көченә керде. Полиция хезмәт­кәрләренең дә эше артты дияргә була.

Россиядә тәмәке тарту тыела?!.

15 ноябрьдән җәмәгать урыннарында тәмәке тарту сәламәтлеккә генә түгел, акча янчыгына да зур зыян сала башлады. Шушы көннән башлап «тәмәкегә каршы закон» тулысынча үз көченә керде. Полиция хезмәт­кәрләренең дә эше артты дияргә була.

Законны бозучыларны бүгеннән үк штрафка тартырга мөмкин, әмма полиция хезмәткәрләре әлегә кисәтү генә ясый, ә штрафка килгәндә, аның күләме һәр­кемне сагайтырлык: 500 сумнан 1500гә кадәр. Бу эш урыннарында, мәгариф, мә­дәният, спорт һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре территориясендә, балалар мәй­данчыкларында, подъездларда, вокзал һәм аэропортларда тәмәке тартучыларның барысына да кагыла.
Аңлашылмаучылык килеп чыкмасын өчен, тәмәке тарту тыелган урыннарда махсус билгеләр куелырга тиеш. Моны үтәмәүче объект хуҗаларына да штраф яный: вәкаләтле затларга - 10 мең­нән алып 20 меңгә кадәр, юридик затларга - 30 меңнән 60 меңгәчә.
Тәмәке эшләнмәләре яки тәмәке тарту процессын демонстрацияләгән фильм һәм видеопрограммаларны күр­сәтер алдыннан, аны тапшыручы тәмәке зыяны турындагы социаль рекламаны трансляцияләргә тиеш. Мо­ны үтәмәгән очракта, 10 меңнән алып 200 меңгә кадәр штраф түләргә әзер булыгыз. Әлеге норма 2014 елның июненнән керәчәк. Шушы вакыттан ерак араларга йөрүче поездларда, пассажир платформаларында, тулай торакларда һәм кунакханәләрдә, сәүдә биналарында, базарларда, кафе, бар һәм рестораннарда да тартырга ярамаячак.
Росстат мәгълүматларына караганда, 2013 елның тугыз аенда Россиядә сигарет җитештереп сатуга чыгару 5,2 процентка кимегән. Җитештерүнең кимүе 1 июньнән «тәмәкегә каршы закон»ның гамәлгә керүе белән бәйләп аңлатыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading