Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов атна башында видеоконференциядә үзенең ярдәмчесе Наталья Фишманны һәм Казан башкарма комитетын «утлы табада» кыздырып алган.
Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Кабан күлен төзекләндерү эшләренең һаман да башланмавы Президентның кәефен нык җибәргән.
- Ни өчен Кабан күлен төзекләндерү эшләре башланмаган? Акча бүлеп бирелде ләбаса. Инде җәй үтеп китте диярлек, ә эш документлары да әзерләнмәгән хәтта. Ни өчен беркем бернәрсә эшләми? Минем әйтер сүзем юк. Бу акчаларны башка шәһәргә биреп булыр иде, әмма Казан - безнең башкала, - дигән Рөстәм Миңнеханов.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга да эләккән.
- Денис, сез начар эшлисез. Сезнең 200 миллион сум акча ята, ә сез бернәрсә эшләмисез. Ике йөз миллион сум лимитың булганда, ничек тыныч кына йокларга мөмкин? Минем әйтер сүзем юк, - дигән Рөстәм Миңнеханов.
Президент янә үзенең ярдәмчесенә: «Наталья, сез бераз кыймылдагыз әле, карар кабул итегез. Болай булмый бит инде, 200 миллион сум», - дип тәнкыйтьләгән.
Президент Рөстәм Миңнеханов Казанның Кабан күлен төзекләндерү буенча эш документларын бер атна эчендә әзерләп бетерергә боерган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар