16+

Рөстәм Миңнеханов Нокса авышлыгы урманында агач утыртты

Өченче ел рәттән “Чиста уен” дип исемләнгән квест кысаларында оештырылучы шимбә өмәсе быел Казанның Нокса авышлыгы урманында узды. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Нокса авышлыгы урманында агач утыртты

Өченче ел рәттән “Чиста уен” дип исемләнгән квест кысаларында оештырылучы шимбә өмәсе быел Казанның Нокса авышлыгы урманында узды. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Президент өмәгә җыелган казанлыларны сәламләде. “Бүген бөтен республика шимбә өмәсенә чыкты. Шәһәрләребез, авылларыбыз матурая. Экологиягә шундый уңай карашта булганыгыз, яшьләргә дөрес тәрбия биргәнегез өчен бик зур рәхмәт. Табигатьне сакларга, тирә-як мохиткә игътибарлы булырга кирәк. Бу эшне бер көндә генә башкарырга түгел, тормыш рәвешендә әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Күкләребез имин булсын, бу матурлык белән хозурланып яшәргә язсын”, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Нокса авышлыгы урманында барлыгы 60 төп нарат агачы утыртылды. Аларның икесен Рөстәм Миңнеханов утыртты. Агач утыртучылар арасында 79 яшьлек Сания Курмакаева да бар иде. “Эшләргә яратам, без яшьтән эшләп үстек. Мин бит авыл баласы. Үз гомеремдә бик күп агач утырттым, Аллаһка шөкер. Диндә дә агач утырту, табигатьне, җирне саклау саваплы эш булып санала”, - диде безгә Сания апа. Ул үзе яши торган йорт тирәсендә дә чәчәкләр утыртуы турында әйтте. Рөстәм Миңнеханов Сания апага шифаханәгә юллама бирергә вәгъдә итте. 

“Бу - ел да Россиядә үткәрелә торган традицион шимбә өмәсе. Без аны Казан башкарма комитеты белән берлектә оештырабыз. Бүген ул Казанның төрле урыннарында уза, ә иң масштаблысы биредә оештырылды. Өмәдә шәһәрлеләрнең һәм төрле оешмаларның актив катнашуы сөендерә. Әлеге урманга йөрүчеләр шактый күп булганга, нәкъ менә шушы урынны сайладык. Хәзерге вакытта монда 1500 кеше килде”, - дип сөйләде ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов.

Квестта катнашучылар дүрт кешелек командаларга бүленеп урманны чүптән чистартты. Аларның төп бурычы – чүпне кәгазь, металл, пластик, пыяла һәм башка сортларга бүлеп җыю. Һәркайсысы өчен аерым баллар каралган иде. Уен нәтиҗәсендә иң күп балл туплаган командалар җиңү яулады.

Квестта “Шәһри Казан”, “Казанские ведомости” һәм “Сөембикә” журналистлары да катнашты. Әмма югары уку йортларында укучы студентлар җитезрәк булып чыкты, өч урынны да алар яулады. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Квесттан соң барлык катнашучылар карабодай боткасы белән сыйланды.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әбинең улы бай биәнесмен - Киям Курмакаев)

    Мөһим

    loading