16+

Рөстәм Миңнеханов Россия Геройлары Раил Габдрахманов һәм Иван Додосов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашкан ике татарстанлы Раил Габдрахманов һәм Иван Додосов белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Чарада шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Рөстәм Миңнеханов офицерларны дәүләт бүләкләре алулары белән котлады.

Әңгәмә барышында Раил Габдрахманов һәм Иван Додосов хезмәт итүләре турында сөйләделәр, шулай ук Казан танк училищесы белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар.

Татарстан Президенты офицерларга уңышлар теләде.

Белешмә өчен:

Раил Наил улы Габдрахманов 1989 елның 11 августында Татарстан Республикасының Әлки районы Базарлы Матак авылында туа. 2006 елда Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый. 2010 елда Казан югары танк команда училищесын, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Кызыл Байрак училищесын тәмамлый. 2010 елдан Новосибирск өлкәсе Новосибирск шәһәре, Кемерово өлкәсе Юрга шәһәре, Алтай краеның Алейск шәһәрендә хезмәт итә. 2022 елның февраленнән Украинада махсус операцияләрдә катнаша. Күпсанлы бүләкләргә ия. 

Капитан Габдрахманов җитәкләгән танк ротасы торак пунктларның берсен азат иткәндә, зур батырлык күрсәтә. 

Иван Алексеевич Додосов 1989 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Питрәч районының Питрәч авылында туа. 2006 елда аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый. 2010 елда Казан югары танк команда училищесын, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Кызыл Байрак училищесын алтын медаль белән тәмамлый. Хәзерге вакытта Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәре 33744 нче хәрби частьнең танк батальоны командиры булып тора. Шулай ук күп санлы бүләкләргә ия. 

«Ватанга тугры булуыгыз өчен рәхмәт, офицерлар! Үз Ватанын лаеклы яклаучыларны тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәт!» - дип язган республика җитәкчесе үзенең Telegram-каналында.

ТР Президенты матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading