16+

"Ручнигын тартырга оныткан. Ярый әле безгә бәрелде..."

Үзем ничәмә-ничә тапкыр юл һәлакәтләре турында язганым булды. Әмма минем белән дә шундый ук хәл килеп чыгар дип башыма да китермәдем.

"Ручнигын тартырга оныткан. Ярый әле безгә бәрелде..."

Үзем ничәмә-ничә тапкыр юл һәлакәтләре турында язганым булды. Әмма минем белән дә шундый ук хәл килеп чыгар дип башыма да китермәдем.

Бәрәңге утыртып, бөтен эшләрне бетереп, шәһәргә кузгалдык. Никтер, бу юлы әллә ни булды. Ирем телефонын авылда онытып калдырган, янәдән кайтырга туры килде. 

Киткән юлыңнан кире кайтырга ярамавын начарга юрыйлар. Мин яхшыга юрадым, белгән догаларымны укып, янә кузгалдык. Инде Кама аша күперне уздык, ирем: "Әйдә тәмле каһвә эчәбез", дип Ирбис ягулык станциясенә тукталды. Олы кызыбыз белән кереп киттеләр. Бермәлне арттан Газель машинасы килеп кермәсенме, машина йөртүче ягыннан ишекне, көзгене, бамперны сыдырып алды. 

Шок хәлендә, ни булды, дип карап торам. Баксаң, йөртүчесе ягулык салырга дип туктаган, ләкин ручникны тартырга оныткан. Шунда кеше торса, яки ягулык салу колонкасына килеп керсә... Машина йөртүчесе чабып килде. 20-21 яшьлек егет. 

Машинада калган кече кызым елый башлады. Ни аны юата алмыйм, ни үзем тынычлана алмыйм. Кешенең битарафлыгына, мәнсезлегенә, ваемсызлыгына шаккаттым. Килеп гафу да үтенмәде, хәл-әхвәл дә белешмәде. Тик күзгә карап тора. Соң сезне кайда укыталар да, кайда права бирәләр?

ЮХИДИ хезмәткәрләрен көтә-көтә дә 4 сәгать үтте. Баксаң, бер экипаж эшли икән. Ирем евроберкетмә төзүдән баш тартты. Пәнҗешәмбе көнне Лаеш районы ЮХИДИ бүлекчәсенә "разбор"га чакырттылар. Беренчел фаразлар буенча, ишек, бампер һәм көзгене алыштырырга кирәк булачак. Секунд эчендә килеп чыккан хәл инде бу.

Язуымның төп асылы - машина йөртүчеләр автомобилегездән чыкканда ручнигыгызны тартырга онытмагыз.  Тимер атыгызның үзегезнең өстегезгә дә менүе бар.

Ә безнең эш әле алда. Үзем ничәмә-ничә тапкыр юл һәлакәтләре турында язганым булды. Әмма минем белән дә шундый ук хәл килеп чыгар дип башыма да китермәдем. Димәк, шундый хәл китереп чыгарып Аллаһы Тәгалә безне тагын да авыррак сынаудан саклап калган. Юлларда сак булсак икән. 

Машина руле артына утырган кеше үз гомере өчен генә түгел, чит кеше гомере өчен дә җаваплы. Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау автотранспорт чаралары йөртүчеләр өчен мәҗбүри таләп. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юлда барганда безгэ,бер мотоциклчы кулын кутэрде,эйдэ туктыйк,ярдэм кирэктер бэлки дип,туктадык.2 стакан гына бензин булмасмы, ди.Бирдек, кузгалып китеп,берэз баргач,борылыштан чыгып,ике машина бэрелешкэн. Туктамаган булсак,без буласы идек.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен дэ машинаны бэрделэр заправкада, куптэн инде, алга китэм дип, артка бирде дэ,шалт- безнен бамперга.

      Мөһим

      loading