16+

Сак бул! Суга батып үлүчеләр саны арткан, мәгънәсез исемлекне тулыландырмагыз

Татарстанда коену сезоны ачылганнан бирле 24 кеше суда батып үлгән. Бу узган елгыдан 29 процентка күбрәк.

Сак бул! Суга батып үлүчеләр саны арткан, мәгънәсез исемлекне тулыландырмагыз

Татарстанда коену сезоны ачылганнан бирле 24 кеше суда батып үлгән. Бу узган елгыдан 29 процентка күбрәк.

Ел башыннан 53 кеше сулыкларның корбанына әверелгән. Узган ел коену сезоны урталарына 17 кеше, ә ел башыннан 31 кеше батып үлгән булган. 

– Атна саен диярлек сулыкларда 2-4 кеше бата. Рөхсәт ителмәгән, таныш булмаган урыннарда су коену хәвефле. 20 кеше нәкъ, сулыкларның рөхсәт ителмәгән урыннарында һәлак булды. Аларның 2се – балалар. Елгаларның яки күлләрнең текә ярларында йөрмәскә кирәк. 15 өлкән кеше һәм 2 бала суга егылып төшеп үлде, – дип кисәтте Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

“Ярдан суга егылган кеше ничек үлсен инде?” – дип, ышанмаска мөмкин кайбер кешеләр. Юрий Венедиктов әйтүенчә, ярдан егылган кешеләрнең кайберләре аңын югалта, авызына су тулудан тончыга. Мондый хәлдә су төбенә төшеп китү өчен берничә секунд җитә.

Яр буйларында сабыйларны бер мизгелгә дә күз уңыннан ычкындырмагыз. Казандагы “Түбән елга аръягы” пляжында шушы көннәрдә аздан гына фаҗига булмый калды. 6 яшьлек кызчык уйнаган тубы артыннан елгага керә һәм бата башлый. Бәхетенә аны көймәдә кизү торган ОСВОД хезмәткәре күреп алган, тиз генә килеп җитеп, коткарырга ирешкән.

Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов халыкны сулыкларда сак булырга чакырды. “Коену сезоны ачылганнан бирле без инде 53 кешене югалттык. Барыгызның да сак булуыгызны сорыйм! Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!” – дип үзенең телеграм-каналына да язган ул.

МЧС белгече киңәшләре:
- рөхсәт ителгән урыннарда гына су коеныгыз;
- эссе һавада суга кинәт кермәгез, йөрәгегез туктап калырга мөмкин;
- су эчендә тотып алышлы уеннар уйнамагыз;
- кабартылган матраста яки камерада ерак кермәгез;
- таныш булмаган урыннарда суга баштүбән сикермәгез;
- төнге сәгатьләрдә су коенмагыз;
- спиртлы эчемлек кулланганнан соң суга кермәгез;
- агымга каршы йөзмәгез, ә агым уңаена йөзеп, ярга чыгыгыз;
- су бөтерелешенә (воронка) эләксәгез, һава сулап аска чумыгыз һәм җитез хәрәкәтләр ясап, бөтерелештән чыгыгыз;
- су буенда сабыйларны игътибардан читтә калдырмагыз.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading