16+

Шәлнең бер почмагына зәңгәр җеп белән чигелгән сүзләр дуслаштырды

Яшел Үзәндәге Фаил Шәфигуллин исемендәге милли төбәкне өйрәнү китапханәсе берсеннән-берсе кызыклырак чаралар үткәрә.

Шәлнең бер почмагына зәңгәр җеп белән чигелгән сүзләр дуслаштырды

Яшел Үзәндәге Фаил Шәфигуллин исемендәге милли төбәкне өйрәнү китапханәсе берсеннән-берсе кызыклырак чаралар үткәрә.

Мәсәлән, күптән түгел генә үзенең укучыларын шәлләр күргәзмәсенә җыйды. Теләгән кеше үзенең шәлен дә алып килде. Шунда бер шәлне күргәч,  Мөслимдә булган бер вакыйга исемә  төште.

Дөресрәге, минем классташым Камил белән булган хәл ул. Мин каникулга кайттым, ә ул хәрби хезмәттән кайткан иде. Без аның белән  бергә көн дә Ык буенда йөрибез, Мөслимне әйләнәбез. Ике ел еракта хезмәт иткәч, дустым бик сагынган икән туган ягын. Шулай берсендә су коенып кайтып килгәндә, көтмәгәндә  бер хатын эндәште аңа: “Камил, Камил! Тукта әле. Тукта инде!..” Әмма минем дус туктарга теләмичә адымын ешайтты. “Инде берничә көн мине шулай сагалап тора. Нигә бәйләнә? Югыйсә, күргәнем дә юк минем аны!”- диде ул аптырап. Миңа да таныш түгел иде ул. Әмма теге хатын бездән калышмады. Куып җитеп: “Зинһар тыңла инде, Камил! Син мине белмисеңдер, мин бит Кемерово ягында яшәдем. Мин синең атаңны беләм, мин аның апасы бит Камил. Синең тутаң булам!” – диде хатын ачыргаланып. Менә сиңа яңалык! Камил бит әтисез үсте.  Гәүһрия апа, Камилнең әнисе, шул турыда сүз чыкса: “Ул безне ташлап китте!” дип өздереп кенә әйтә дә, бүтән сөйләшми иде. Әйе, Камилне әнисе генә үстерде, ни әтисе, ни аның туганнары күренмәде бугай. 

Тыкрык чатында очраган әлеге апа кызу-кызу сөйләргә тотынды: “Сиңа бер яшь чамасы гына булгандыр, әтиең берничә егет белән Кемерово ягына шахтага китәргә дәртләнде. Ә әниең беркая бармыйм диде. Ул да үз сүзле, атаң да кызу кеше иде. Килешә алмадылар. Ул китеп барды, әниең Мөслимнән чыкмыйм диде. Аннары аерылдылар. Соңрак без дә аның янына күчендек. Аерылгач ул шунда бүтән гаилә корды.”

Ышаныргамы-юкмы моңа? Без ни әйтергә дә белми торганда теге апа тагын сүзен дәвам итте: “Әниең минем белән күрешмәс тә, өенә дә кертмәс, әлбәттә. Шулай да минем  сүзләремнең дөреслеген раслаучы бер дәлил булырга тиеш сездә. Әниең ачтыртырмы белмим, шулай да аның сандыгын ачып кара. Мин бүләк иткән шәл булырга тиеш анда. Андый бүләкне югалтмыйлар. Төбендәрәктер, ничә ел узды бит.  Кызыл төсле шәл ул, бер почмагына зәңгәр җеп белән:  “Гәүһәриягә бүләгем. Миңнесара”, дип чигелгән булырга тиеш.”  

Озын сүзнең кыскасы дигәндәй, Миңнесара апа дөрес сөйләгән булып чыкты бит. Табылды теге чигүле шәл. Әнисенең хәтере калмасын өчен Камил аңа бу турыда сөйләмәде. Уйга батып йөрде ул, әлбәттә. Ничә яшькә җиткәч кенә әтисенең кайда икәнлеген белде бит. Берничә елдан соң, өйләнеп гаилә коргач, барып кайтты ул Кемерово ягына. Дөресрәге  өчәүләп бардылар: хатыны һәм ике яшьлек улы белән. Гәүһәрия апа белән ничек килешкәннәрдер анысын белмим. Камилнең хатыны: “Малай бабасын белергә тиеш!” дип әйткән ди. Һәм кузгалганнар... Гәүһәрия апа шул оныгы хакына чигенгәндер дә әле. Бик ярата ич оныгын. Күршеләр генә булгач монысын инде тәгаен беләбез. Менә шулай чигүле шәл кешегә язмышының билгесез  төенен чишеп җибәрергә ярдәм итте.

Ильяс САЛИХҖАН


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading