16+

Салымнарыңны түлә дә, тыныч йокла

Соңгы арада укучыларыбызның күбесе салымнар түләүгә кагылышлы сораулар буенча мөрәҗәгать итә. Кайберәүләр быел фатир өчен салым суммасының артканына гаҗәпләнә, икенче берәүләр уведомление почта белән килмәсә, нишләргә дип кызыксына.

Салымнарыңны түлә дә, тыныч йокла

Соңгы арада укучыларыбызның күбесе салымнар түләүгә кагылышлы сораулар буенча мөрәҗәгать итә. Кайберәүләр быел фатир өчен салым суммасының артканына гаҗәпләнә, икенче берәүләр уведомление почта белән килмәсә, нишләргә дип кызыксына.

2015 елның 1 гыйнварыннан физик затларга салым милекнең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Салым түләү өлкәсендәге үзгәрешләр хакында Татарстанның Федераль салым хезмәте идарәсенең физик затларның керемнәре һәм милек үзара салымы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Арикова белән сөйләштек.
- Быел халыкка салым түләү турында белдерүләрне яңача тараттылар. Кайберәүләр салым түләү турындагы кәгазь килмәде дип борчыла. Бу очракта кая мөрәҗәгать итәргә була?
- Әйе, элегрәк елларда салым турында белдерүләрне һәр кешегә почта аша юлласак, быелдан үзгәрешләр кертелде. Федераль салым хезмәте сайтында теркәлеп, шәхси кабинетын булдырган кешеләргә салым түләү турында белдерүләр электрон формада гына җибәрелде. Татарстанда мондый 500 мең кеше исәпләнә. Әгәр уведомление бүгенгә кадәр килмәгән икән, 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлдәге яңа закон нигезендә, физик затлар милек турында теркәлү урыны буенча салым инспекциясенә үзләре хәбәр итәргә тиеш.
- Салым салына торган милеккә нәрсәләр керә соң?
- Транспорт, җир налогларыннан тыш, салым салына торган милек булып торак йорт, фатир, гараж, машина кую урыны һәм башка объектлар санала. Әгәр дә милек хуҗасы бу хакта салым инспекциясенә быелның 31 декабренә кадәр гариза тапшырмаса, киләсе елның гыйнварыннан түләнмәгән салымның 20 проценты күләмендә штраф яный.
- Быел милек өчен салым яңача исәпләнә башлады.
- Яңа закон нигезендә, салым торакның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Торакның кадастр бәясе ничә сум икәнен Казан мэриясе сайтыннан, шулай ук Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтыннан карап була. (Салым өчен элек һәм быел ничек түләгәнне инфографикада күрергә мөмкин.)
- Кемнәр салым түләүдән азат ителә?
- Салым түләүдән азат ителә торган категория кешеләр исемлеге закон белән расланган. Аларга пенсионерлар, I, II төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хезмәт вакытында һәлак булганнарның әти-әниләре һәм башкалар керә. Салымы 100 сумнан да азрак булган кешеләргә шулай ук быел аны түләргә туры килмәячәк. Дөрес, алар салымнан азат ителә дигән сүз түгел. Салым 100 сумнан арткач, киләчәктә аны түләтәчәкләр. Яңача салым түләгәндә, ташламалар да каралган. Салым торакның тулы кадастр суммасыннан исәпләнми. Әйтик, фатирларга карата 20 квадрат метр кадастр бәясен киметеп исәпләнә. Мәсәлән, 60 квадрат метр торакның кадастр бәясе 3 миллион дип исәпләсәк, 20 квадрат метр торакның кадастр бәясе 1 миллион сум тирәсе була. 3 миллион - 1 миллион = 2 миллион. Салым әнә шул ике миллион сумнан чыгып исәпләнә. Төбәкләргә бәйле рәвештә салым ставкалары да аерыла.
- Салымны ничәсенә кадәр һәм кайда түләргә була?
- Транспорт, милек, җир налогын 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Салымны банклар, терминаллар, почта бүлекләре, электрон дәүләт порталы аша түләргә була. Шулай ук федераль салым хезмәте сайтында теркәлгән шәхси кабинет аша да түләүләр кабул ителә. Һәркем үзе өчен үзе салым түләргә тиеш. Әйтик, хатын өчен ирнең банк картасы белән салым түләргә ярамый. Налог түләү турында тулырак мәгълүматны теркәлү урыны буенча салым инспекцияләрендә белергә була.
Салымны милекнең кадастр бәясеннән чыгып исәпләүгә корылган системага күчкән 28 төбәк арасында быел Татарстан да бар. Элек салым торакның инвентаризация бәясеннән чыгып (халык телендә БТИ) исәпләнә иде. Яңача салым түләү белән элеккеге арасындагы аерманы мисалда чагыштырып карыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading