Минем Питерга беренче генә баруым түгел. Таныш урамнар, таныш урыннар, таныш һәйкәлләр...
Әмма һәр баруда яңа яктан ачыла мәдәни башкалабыз. Питерга бару белән генә беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың. Әмма без барырга җыенганда таяныр өчен башкаларның киңәшләре кирәге чыкты. Шуңа күрә, бәлки, минем язмам да Төньяк башкалага барырга теләүчеләргә ярдәм итеп куяр...
Яраксыз билетлар сатканнар
Элеккесендә без Питерга туроператор аша барган идек. Әзер турга самолетта бару-кайту бәясе, трансфер, яшәү кергән иде. Бу юлы исә шул ук оператордан чутлатып карагач, бик кыйммәткә чыккан кебек тоелды. Моннан тыш, безнең 7 кешедән торган компанияне бер кунакханәгә урнаштыру мөмкинлеге дә чикле иде, оператор кыз андый бер генә кунакханә тапты. Шуңа күрә аның тәкъдименнән баш тартып, үз юлыбыз белән барырга булдык.
Поездга билетларны тимер юл вокзалыннан үзем барып алдым. 7 кешегә бер юлы билет алуыма кассир ханым бик гаҗәпләнде. Алай күпләп алучы булмаганмы, әллә туганнарның шулай җыелып чыгып китә алуына сокланып дулкынландымы, һәрберебезнең билетларында диярлек, хата табылды: кемнеңдер туган көне, кемнеңдер фамилиясе, исеме яки әтисенең исемендә хата киткән иде. Беребезнең билетында хәтта өч хатага тап булдык. Кызганыч, хаталарны өйгә кайткач кына күреп алдык, кире барып билетларны алыштырырга туры килде, чөнки бер билетта ике һәм аннан да күбрәк хата киткән очракта поездга утыртмый калулары да ихтимал икән. Миңа да “эләкте” кассир ханымнан: билетларны касса янында ук тикшереп алырга кирәк!
Билет бәяләренә килгәндә. Без билетларны купе вагоннан алырга булдык. Беребезнең туган көне шул көннәргә туры килә иде. Туган көнен бәйрәм итүчегә һәм аның белән булган тагын өч кешегә 10% ташлама каралган. Мондый акция туган көннән соң да 10 көн дәвам итә икән. Шулай итеп, билетларны ташлама белән алдык, 4 кешегә зур гына сумма янга калды.
Алдандык
Алга таба торыр урын эзләргә кирәк иде. Аны да интернет аша эзләргә булдык. Барыбызга да ошаган вариантны фотолар буенча сайладык. Күпмедер сумманы түләп куярга кирәк иде, ул шартны да үтәдек. Билетлар – кесәдә, яшәр урын бар, көр һәм күтәренке күңел белән сәяхәткә җыена башладык. Кирәк-яраклар алдык, күптән түгел генә Питердан кайткан танышлар яңгырдан саклый торган плащ алырга киңәш иттеләр, аны да алдык.
Инде китәр вакытлар якынлашып, берсекөнгә юлга кузгалабыз, дип торганда – фатир хуҗасы авария булып торбалар шартлавын, фатирда су булмавын, шул сәбәпле анда безне кертә алмавын хәбәр итте. “Мин сезне ташламыйм, курыкмагыз!” дип тәкрарлый үзе. Шул бәягә күпкә кайтышрак, кечкенәрәк, шәһәр читендәрәк урнашкан фатирлар тәкъдим итә башлады. Берсе исә ике зират арасында ук урнашкан иде. “Бер алдаган кеше яңадан да алдавы ихтимал”, дип аның тәкъдимнәреннән баш тарттык. Начар отзыв язудан һәм репутациясе бозылудан курыкты ахры – түләп куйган акчабызны кайтарды.
Танышларның танышлары аша икенче торак таптык. Кыйммәтрәк булса да – ышанычлы булуына таяндык бу юлы. Искиткеч матур, иркен, дизайнерлар тарафыннан бизәлгән апартаментлар булып чыкты.
Гранд-макет
Питерга килеп төшеп, апартаментларны эзләп табып урнашкач, көнебезне әрәмгә уздырмас өчен “Гранд-макет Россия” дигән музейга киттек. Иксез-чиксез илебезнең төрле почмакларындагы үзенчәлекле объектларны кечкенә макетка сыйдырганнар. Утлар, тавышлар, яктырткычлар ярдәмендә чын тормыш макетын тудыра алганнар. Төрле кнопкаларга басып, төрле эффектларны күзәтү мөмкинлеге дә бар. Әйтик, кнопкага басасың да, макеттагы бер йортта янгын башлана. Шунда янгын сүндерүчеләр килә, төтеннәр чыга, сулар сиптерелә. Йә булмаса, икенче кнопкага басасың да, аучыларның ау вакытын күзәтәсең. Хәтта макеттагы машиналар да светофорлар буенча йөри. Әлеге музей балалар өчен генә түгел, зурларга да бик мавыктыргыч, кызыклы.
Патшалар резиденциясендә
Икенче көнебезне Петергофка баруга багышладык. Башта метро белән барып, аннан соң автобуска күчеп утырдык. Петергоф шәһәр читендә урнашкан, автобуслар даими йөреп тора. (Шунысын әйтеп китәргә кирәк, мәктәп укучыларына Санкт-Петербург музейларына Пушкин картасы белән керү мөмкинлеге бар).
Петергофның затлы фонтаннарын, зиннәтле сарайларын, искиткеч матур һәйкәлләрен шаккатып карап йөрдек. Без экскурсовод ялламадык, интернеттан укып, һәр объект белән үзебез таныштык. Биналар эченә кермәдек. Петергофның территорисе бик зур, йөри-йөри арып беттек, автокарда экскурсия аласы калган дип үкендек.
Кич вакытыбызны сарыф итмәс өчен, күперләр ачылганын теплоходта карарга булдык. Кичке шәһәрне судан күзәтү матур булса да, әлеге сәяхәт безгә ошамады. Күперләр ачыла гына башлый – безнең теплоход кузгалып китә дә бар көчкә чаба! Ни алдагысын, ни арттагысын күреп булмый. Безгә өч төп күпернең ачылганын күрү мөмкинлеге бар дип вәгъдә иткәннәр иде – берсен дә күрә алмадык. 2800 сум торган әлеге сәяхәт беребезгә дә ошамады. Күперләр ачылганын яр читеннән яхшылап карарга исә икенче көнне чыктык.
Санкт-Петербургта өченче көн
Иртән яңгыр ява иде. Әмма Казаннан ук килеп, көнне бушка әрәм итәбезме соң инде?! Яңгырдан саклый торган плащыбызның да кирәге чыкты. Шулай да үтәли явып торган яңгыр астында йөрмик дип, океанариумга барырга булдык. Безнең шикелле фикер йөртүче туристлар күп булып чыкты – океанариум урнашкан бина чират белән тулган иде. Чират көтеп торсак, көнебез шушында үтәчәк бит, дип шәһәр үзәгенә киттек. Үзәктә урнашкан заманча музейларның берсенә керергә булдык – кеше организмы эчендә йөрисең, имеш. Кешенең төрле органнары – эчәкләре, йөрәк-бавырлары зур размерларда ясалган, шуларны карап хозурланырга мөмкин. Бу музей да билет бәясенә тормый, дигән нәтиҗәгә килдек.
Яңгыр коеп ява башлаганчы, бер кафе табып шәһәрнең “милли” ризыгы саналган кабартмалар ашап чыгарга булдык. Петербургка баргач кабартма ашамый кайтырга һич ярамый! Безгә ошады. Ул арада яңгыр да туктаган иде, шуңа кафедан чыккач дворцовый мәйданда йөрдек, фотога төштек, сувенирлар алдык.
Петербургта дүртенче көн
Көнне Куян утравына багышларга булдык. Анда да бик күп тарихи объектлар урнашкан. Монетный двор янында йөргәнән соң, Петропавел крепостен карап, куян һәйкәлләре янәшәсендә фотога төштек. Көндезге нәкъ 12дә монда туптан аталар. Шуны тамаша кылганнан соң җәяүләп кенә “Аврора” крейсерын карарга юл алдык. Анда керергә дә су буе чират иде, шуңа тыштан гына карадык. Әле көн озын, каналлар буенча теплоходта сәяхәт итәргә булдык. Сәгать ярымлык экскурсия безгә бик ошады. Су юлы буйлап күперләр, биналар, тарихи истәлекләр белән танышып йөрдек.
Кичебезне йоклап әрәм итмәс өчен Санкт-Петербургның заманча өлешенә – Лахта-центрга киттек. Кояш баткандагы фонда Лахта-центр янындагы фотолар искиткеч матур килеп чыга икән. Бу урынны аеруча яшьләр үз итә. Питерга сәяхәт кылучыларга монда нәкъ менә кояш баеган вакытта килергә киңәш итәм.
Тамак мәсьәләсе
Без кафе-рестораннарда ашап йөрмәдек. Фатир янындагы кибеттән азык-төлек сатып алып, үзебез пешереп ашадык. Җиләк-җимеш, конфетлар, чәй-кофе ише әйберләрне апартамент хуҗалары без килүгә әзерләп куйган иде. Иртән ботка, кичен пилмән, тушенка белән токмач, аш кебек тиз пешә торган ризыклар пешереп ашадык.
Питердан нәрсә алып кайтырга соң? Өйдәгеләргә бүләккә Питер конфетлары-шоколадлары, шәһәр сурәте төшкән открыткалар, брелок, магнитлар, чашкалар алдык. Бер туганыбыз үлеп хоккей ярата. Ул безне шәһәр үзәгендәге хоккейчылар кибетенә алып керде. Төрле уенчыларның шәхси имзалары салынган шайбаларны карап бик озаклап хозурландык биредә. Хоккей яратучыларга моннан тематик футболка, кепка, башмак ише әйберләр алырга мөмкин.
Питерда күп урынга метро белән барып җитеп була. Билет бәясе 65 сум тора. Арадан беребез, кызык өчен алып карыйм әле дип проездной билет сатып алды. Әмма артык акча экономияли алмады, шәһәрдә даими яшәүчеләр өчен файдалыдыр, бәлки. Гадәти банк карталары белән түләгән очракта да шактый сумма янга калдырырга мөмкин. Шулай ук троллейбус, трамвай, автобуста да йөрергә була. Автобусларының бездәге кебек кызыл түгел, зәңгәр төстә булуына игътибар иттек. Алар заманча җиһазландырылган, телефонга зарядка җыйдыру урыннары көйләнгән, хәтта кондиционерлар эшләп тора. Бездәге шикелле автобус эчендә консерва банкасына шыплап тутырылган балыклар шикелле кысылып та йөрмиләр – иркен, транспорт еш йөреп тора. Төнлә таксида да кайтырга туры килде, Казан бәяләреннән әллә ни аерылмый, дип әйтер идем.
Кайтканда исә самолет белән кайтырга булдык, ике-өч сәгатьтән без инде Казанда идек. Самолетка билет бәяләре поездның купе вагоннарына булган билет бәяләренә караганда сизелерлек арзанга чыкты.
Мәдәни башкалабыздан бик рухланып, көч җыеп, ял итеп кайттык. Ял вакытларын Петербургка баруга багышларгачы-юкмы дип икеләнүчеләргә, һичшиксез, барырга кирәк, дип киңәш итәм.
Ландыш Тимерова
Комментарийлар