Көз һәм кыш айларында гөлләрнең тынгылык чоры була, ягъни, аларның үсеше акрыная.
Үсемлек озынлыкка үсеп китмәсен өчен бу айларда аларны күп ашларга ярамый. Гөлләргә киләчәктә корткычлар һөҗүм итмәсен дисәгез, утыртканда ук туфракка 3-4 шырпы башы салыгыз.
Корткычлар барлыкка килгән очракта, гөлнең яфракларына һәм ботакларына кер сабыны һәм берничә тамчы спирт кушылган су сиптерегез. Гөлләр күп итеп чәчәк атсын өчен суган кабыгын пешереп, төнәтмәне 1:10 исәбеннән су белән кушарга һәм аена ике тапкыр гөлләрне тукландырырга була.
Гөлләр банан кабыгын да бик ярата. Кабыкны гөл төбенә күмегез һәм 2-3 көннән аңа су сибегез. Яфраклар һәрвакыт яшел булыр.
Кышын һәм көзен гөлләргә суны иртән сибәргә кирәк. Җәен һәм язын — кич белән. Гөлләрнең яфрагы “сусыл”яшел булсын өчен алар яфракларына су сиптергәндә камфар спирты салырга кирәк. 1 литр суга 2-4 тамчы спирт җитәчәк. Кактусларны сөт белән тукландырырга була. Әмма сөтне күп салырга ярамый, чөнки туфрактан тәмсез ис килә башларга мөмкин.
Кыш көне гөлләр матур булсын дисәгез, шикәрле су сибегез. 1 стакан суга 1- 2 кашык шикәр комы кушып сибү үсемлекләргә җитмәгән кояш нурларын компенсацияләячәк.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар