16+

«Савыт-саба ясауның да үз рецепты бар»

Идел буе Болгары үзенең һөнәрчеләре белән дан тоткан. Элек-электән алар ясаган бизәнү әйберләре, савыт-сабалар төрле тарафларга таралган.  Бүген дә ата-бабалардан күчеп килгән һөнәрләрне үзләштерүчеләр бар әле – Казаннан Наилә Айзатова керамик савыт-саба ясау белән дүрт ел шөгыльләнә.

«Савыт-саба ясауның да үз рецепты бар»

Идел буе Болгары үзенең һөнәрчеләре белән дан тоткан. Элек-электән алар ясаган бизәнү әйберләре, савыт-сабалар төрле тарафларга таралган.  Бүген дә ата-бабалардан күчеп килгән һөнәрләрне үзләштерүчеләр бар әле – Казаннан Наилә Айзатова керамик савыт-саба ясау белән дүрт ел шөгыльләнә.

Аның һөнәрчелеккә кызыксынуы декрет ялы вакытында туа.
– Беренче ясаган чынаягымны бүген дә саклыйм. Аның кырлары калын, үзе бик авыр булса да, миңа ул камил булып тоела иде. Төрле савыт-саба ясап карадым.

Керамика – төгәл кешеләрне ярата. Киптергәндә җылылык бер-ике градус артык булса, савыт-сабаның сыйфатына зыян киләргә мөмкин. Беренче адымнарымны ясаганда бик күп чынаяклар әрәм иттем. Үз хаталарымда өйрәндем. Савыт-саба ясауның да бәлешнеке кебек үз рецепты бар, – ди Наилә.

Шунысы кызык, Наилә белеме буенча нефтьче икән. Әмма ул һәрвакыт иҗатка сусап яшәгән. Бала ялына чыккач, үзен яңа өлкәдә сынап караган һәм ялгышмаган. 

– Кызганыч, нәселдә һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләр юк, шуңа күрә юлны башлаганда авырга туры килде. Башка осталар белән сөйләшеп, тәҗрибә тупладым. Һәр чүлмәкченең үз сере һәм барысы да бушка киңәш бирергә әзер түгел, – диде кул остасы.

 Керамика белән шөгыльләнү өчен түзем һәм сабыр булырга кирәк икән. Бер чынаяк ясау 1-2 атнага сузылырга мөмкин, ди.
– Беренче эш булып балчыкны изеп, кирәкле формага китерәсең. Ул 3-5 көн кибәргә тиеш. Аннан эшкәртергә тотынам. Мичтә бер тәүлек яндырам. Чынаякка буяу сөртәм һәм киптерәм. Тагын мичкә тыгам. Аннан рәсем, бизәкләр ясыйм һәм янәдән мичкә. Кечкенә чынаяк менә шундый зур юл үтә, – диде Наилә Айзатова.

Кул остасы савыт-сабаны кибет, рестораннар өчен дә ясый икән. Барысына да бер кеше җитешә алмый, шуңа күрә Наиләнең ярдәмчесе бар.
– Савыт-сабаны үзем ясыйм. Әмма ир-ат ярдәменнән башка булмый. Иремнең эштән кайтканын көтеп торам. Авыр әйберләрне күчерергә, илтеп бирергә дә кеше кирәк. Ул – минем таянычым, – диде кул остасы.

Керамика гасырлар узса да, үзенең формасын югалтмый. Ул кешенең көндәлек тормышы белән тыгыз бәйләнештә тора. Сабантуйда чүлмәк ватып уйнау рәхәт, әмма бер савытны ясау өчен күпме көч куелганын күз алдына китереп тә булмый. Итекче, тегүче, зәркәнче, чүлмәкче – бу һөнәрләр барысы да буыннан-буынга күчкән мирас. Аны саклап калу безнең бурычыбыз.

Илгизә Галиуллина.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading