16+

Сайлау көне ташламалар да, бәйрәм дә булачак

Гадәт буенча, сайлау көне республика халкы өчен чып-чын бәйрәм буларак үтәчәк.

Сайлау көне ташламалар да, бәйрәм дә булачак

Гадәт буенча, сайлау көне республика халкы өчен чып-чын бәйрәм буларак үтәчәк.

Сайлауларда катнашкан һәр кешегә "Мин сайлауга бардым!" дигән беләзек тапшырачаклар. Бу башкалабызда оештырган төрле чараларга үзенчәлекле "пропуск".

Әле тагын сайлау участогында фотога төшеп #ЛюблюТатарстанИдуНаВыборы, #ТатарстанныЯратамСайлауларгаБарам дигән хэштег язып социаль челтәрләргә элсәң, күңел ачу үзәкләренә кибетләргә дә ташлама булачак. Бакый Урманчы музее, Казанның мең еллык музее, Константин Васильев картиналары галереясе ишекләре дә сайлауга баручылар өчен ачык. Аларга бушлай кереп булачак. «Якитория -15,» «Туган авылым» комплексы - 10, «Ривьера» аквапаркы - 20, «Татар утары» - 10%, «Планета фитнеса» - 50 процент ташлама ясаячак. Тагын утызга якын оешма сайлаучыларны кызыклы чаралар белән көтеп кала. Җәй дәвамында "Юркин-парк"ка бара алмаганнар, сайлауга барса, көнне динозаврлар белән бушлай танышачак.

Төп бәйрәм чарасы "Казан-Арена" территориясендә 11.00дә башлана. Биредә төрле мәйданчыклар эшлиячәк: теләгән кеше ГТО нормаларын тапшыра алачак, бию мастер-классларында катнашып, "Культурны сдвиг" урам театрын күзәта алачак. Биредә Россия актеры Вениамин Смехов белән очрашу да булачак. Кичке сәгать дүрттә зур концерт программасы башлана. Ул Татарстан иҗат коллективлары чыгышыннан торачак.


Фото: kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading