16+

Сезгә дистанцион уку ошыймы? 

Мәктәпләрдә дистанцион белем алулар дәвам итә. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында укуларның кайчанга кадәр дәвам итәсен төгәл генә әйтә алмадылар.

Сезгә дистанцион уку ошыймы? 

Мәктәпләрдә дистанцион белем алулар дәвам итә. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында укуларның кайчанга кадәр дәвам итәсен төгәл генә әйтә алмадылар.



“Эшләми торган атналар” беткәнче укулар шул рәвешле барыр, мөгаен. Алдагысын вакыт күрсәтер. Ә бу арада балалар да, әти-әниләр, укытучылар да акрынлап яңа укыту ысулына ияләнеп килә. Бу өлкәдә тәҗрибә туплый. 


Альмира Җәләлиева, Казан (өч бала әнисе):
– Ярый әле үзем өйдә дип сөенәм. Үзизоляция режимы булгач, дистанцион эшлибез. Өченче балама балалар бакчасында урын юк. Дежур төркемнәргә әтисе дә, әнисе дә эшкә барырга мәҗбүр булган кешеләрнең балаларын гына алалар. Олы кызым үзлегеннән укый, ул 8нче сыйныфта, компьютерны яхшы белә. Ә беренче сыйныфтагысын үземнең телефонымнан укытам. Кайчак интернетның “көче” җитми. Дәрес өзелә, кайчакта укытучының әйткәннәрен ишетеп булмый. Балалар бу рәвешле укуга каршы түгелләр кебек. Дәресләрен үзләренә җайлы вакытта эшлиләр. Әти-әниләргә бик җиңел түгел. Күп нәрсәне үзебезгә аңлатырга туры килә. Яңадан мәктәп партасына утыргандай хис итәм үземне


Филисә Фәхретдинова, Әгерҗе районы Яңавыл башлангыч мәктәбендә укытучы:
– Безнең мәктәптә ун бала. Дистанцион укыта башладык. Ничек булдыра алабыз, шулай тырышабыз. Авырлыклар булгалый, чөнки интернет начаррак тоткан урыннар бар. Күршедәге унга якын хуҗалыгы гына булган Варклед авылына интернет, гомумән, кермәгән. Аннан өч бала безгә килеп укый иде. Ватсап, электрон почта аша, кайчак биремнәрне фотога төшереп җибәреп, телефоннан шалтыратып, балаларга темаларны аңлатабыз. Авыл җирендә әти-әниләрнең дә күбесе интернет белән эш иткәне юк бит. Акрынлап алар да өйрәнә. Шушы көннәрдә район мәгариф бүлегеннән белгечләр килеп мәктәпнең коронавирус вакытында куркынычсыз укыту мөмкинлекләрен, санитар нормаларны тикшереп киттеләр. 10 гына бала булгач, мәктәптә укырга рөхсәт итәрләр дигән өмет бар. Әлегә андый карар чыгарылмады.


Гөлинә Саттарова, Яшел Үзән районы Осиново гимназиясе директоры:
– Безнең гимназиядә 426 укучы белем ала. 6 апрельдән дистанцион укуны башлап җибәрдек. Барлык укучыларда да гаджетлар бар. Берничә балага дистанцион уку вакытында гимназиядән ноутбук биреп торабыз. Укытучылар барысы да компьютер технологиясе белән яхшы таныш. Ул яктан проблема юк. Әти-әниләргә балалар, укытучылар белән гармониядә эшләүләренә зур рәхмәт. 
 

Фото: https://www.kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading