16+

Шартлау булган урында үлгән ир-атның калдыклары табылды

Кичә Казанның Обнорский урамындагы «Техгазсервис» территориясендә кислород баллоны шартлаган урында җимерекләр арасыннан үлгән ир-атның гәүдә өлешләрен һәм киемнәрен таптылар.

Исегезгә төшерәбез, кичә булган гадәттән тыш хәл турында иртәнге сәгать 9 тулып киткәч хәбәр ителә. Әлеге берләшмә техник газ баллоннары тутыру белән шөгыльләнә. Шартлау булганда складта биш эшче - йөк ташучылар була. Аларның берсе кислород баллонына газ тутыра башлаганда шартлау барлыкка килә. Ул шулкадәр көчле була, бинаның диварлары моны күтәрә алмыйча ишелеп төшә. Стеналар җимерелү аркасында бер кеше хастаханәгә озатылды.

Әлеге очрак буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Бу темага материаллар: Казанда кислород баллоны шартлаган, зыян күрүчеләр бар

Фото: mchs.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading