2023 елның 1 мартыннан зоокибетләрдә эт һәм песиләрне сату канун нигезендә тыелачак. Бу хәл кибетләрдә йорт хайваннарына тиешле шартлар булмауга бәйле.
2,5 килолы матурлык
Авыл эте Акбай урамда яшәп, нәрсә ашарга бирәләр, шуңа шөкер итеп көн күргән арада шәһәр эте дөньяның артына тибеп яшәп ята. Затлы ризык ашаталар, үзенең караваты, киеме дә бар. Өйдә кем хуҗа икәне, әйтмәсәң дә күренеп тора. Авыл этен җәлләп тә куярсың.
Шәһәр этен тоту өчен күпме акча китә икән соң? Беренче чиратта, этне сатып яки приюттан алу мәсәләсе баш калкыта. Бушлай урамнан эт алып кереп тә була, әмма аны мәҗбүри ветеренарга алып барырга кирәк. Шулай итеп, бушлай эт тә бушка түгел икәне ачыклана. Ветеринар клиникада йорт хайванын беренчел тикшерү якынча 1 мең сумга төшә. Привикаларның барысын җыйсаң, тагын меңнән артык акчаңн җәлләмә. Эттә авыру табылса, тагын да кыйммәтрәк исәп-хисап тоттырачаклар.
Дуслык кыйммәткә төшә икән – этне сатып ала калсаң, кесәне шактый бушатасы була. Игъланнар сайтында нәни дусларның бәясе 1 сумнан башланса да, кыйммәтрәкләре 150 мең сум тора. Мин тапкан иң кыйммәтле эт – мальтипу токымыннан.
Эт бу бәяне аклый. Токымы “модный”, нәселе ишле һәм әти-әнисе күргәзмә чемпионнары, хәтта ген авыруларына тест та ясалган. Бу матурлыкның авырлыгы – күп дигәндә 2-5 килограмм була. Гади сүз белән әйткәндә, мальтипуны авылга алып кайтып, урамга чыгарып җибәрсәң, җил очыртып китәчәк. 150 меңлек этнең өй саклавын күз алдына китерү дә кызык. Бу очракта хуҗалар эт каравыллый булып чыга дыр. Әлбәттә, декоратив токымлы этләрне матурлык өчен тоталар.
Зәвыклы этләргә “тәти” киемнәр дә сатыла бит. Аларның нинди генә төрләре юк. Мисал өчен бер интернет-кибетне генә алыйк. Очсыз дигән футболка 300 сум булса, өс киеменең иң кыйбатлысы – 13 меңнән артып китә.
Ризыкны да истән чыгармыйк. Бу очракта да бәяләр уйный. 15 килограмм махсус азыкны 100 меңгә якын суммага сатып алсаң, эт алтыннан булырга тиештер мөгаен.
Әлбәттә, гап-гади шәһәр халкы мондый затлы әйберләр ашатмый. Өйдә эт асраучы Татьяна Куликова сүзләренчә, эт ризыгына гадәттә айга 2-3 мең сум акча китә. Ә эткә айлык чыгым якынча 6-7 мең сум тәшкил итә. Бу саннар төрле булырга мөмкин, чөнки хуҗалар эткә уенчык та ала, тәмләткечләр белән дә сыйлый.
Шәһәр фатирында эт тоту мөмкин. Әмма бу очракта күршеләрнең чукрак, үзеңнең ыштансыз булуың кирәк. Нәни дуслар кемдер өчен, чыннан да, күңелне юатучы бердәнбер җан иясе. Ә башкалар өчен уенчык булырга мөмкин. Хәер, шәһәр фатирында яшәүче кайбер этләргә үзең дә көнләшеп туя алмассың.
Этне дә үзгәртмәкчеләр
Этләр турында ветиринар, кинолог “Ориентголд” питомнигы җитәкчесе, алты эт хуҗасы Евгения Баканова белән дә сөйләштек.
– Этне урамнан алган очракта ветеринарга алып бару мәҗбүриме?
– Этне урамнан алмасаң да, аны һәрдаим тикшертеп торырга кирәк. Ә урамнан алганы турында әйтәсе дә юк. Табиб этнең сәламәтлеген тикшерә, анализлар тапшырырга кирәк булырга мөмкин. Прививкалар ясау алдыннан эткә 1-2 атна гельминтларга каршы дару бирәләр. Вакцинаны ике тапкыр ясыйлар, аннан ел саен кабатлап торалар.
– Кинологка нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Кешеләрне ике төркемгә аерып була. Беренчесе – көчек хуҗалары. Алар этне төрле боерыкларга өйрәтүне сорый. Икенчеләре, этнең үз-үзен тотышын үзгәртергә кирәк булганда шалтырата. Гадәттә, бу олы яшьтәге этләр була. Аларның тискәре тәҗрибәләре аркасында проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, көчле тавышлардан курку, кешеләргә ташлану.
– Кайсы этне өйрәтү кыенрак?
– Кешеләргә ышанычын югалткан, тискәре тәҗрибәсе күп булганнарны. Эт өйдә йомышын йомышлаган икән, аның башын шунда тыгарга, сугарга кирәк түгел. Һәр этнең дә үз-үзен тотышын бөтенләй үзгәртеп булмаска да мөмкин. Төрле очраклар була. Әгәр хуҗалар нәни дусларын төп командалар өйрәтсә, сәламәтлегенә зарар китермәсә, проблема да булмаячак. Эт үз эшләрен өйдә башкаруның сәбәбе, аны вакытында урамга алып чыкмауга да бәйле. Көчекләрне көнгә 3-5, ә зурларын 2-3 тапкыр урамга чыгарырга кирәк. Көчек сатып алган кешеләргә киңәш: саф һава суларга күбрәк чыккан саен, ул йомышын бәдрәфтә башкарырга һәм түзәргә тизрәк өйрәнәчәк.
– Сез ретриверларны үрчетү белән дә шөгыльләнәсез. Бу зур этләр, аларны фатирда тотып буламы?
– Этләрне фатирда тотып була. Тәрбия алган булсалар, комачауламыйлар. Этләрне саф һавага алып чыгудан кала, аларга психологик биремнәр дә бирергә кирәк. Этләргә дә сау-сәламәт булыр өчен баш эшләтү мөһим.
– Токымлы этне ничек аерып була?
– Токымлы этләрнең паспортлары була. Анда метрика һәм гамәлдә булган клубларның мөһерләре куелырга тиеш. Токымлы көчекләрне, катнашлары белән бутау ихтималы зур. Шуңа күрә акча түләгәнче белгечләр белән киңәшләшегез.
Фикер
Лилия Гәрәева, журналист:
– Эт булган йорттан фәрештәләр кача. Ә фәрештәсез өйдә намаз, догалар кабул булмый. Этнең селәгәе – нәҗес. Аның селәгәе, сидеге, тизәге тигән җирне 7 тапкыр, берсен туфрак белән, юарга кирәк. Шул вакытта гына әйбер чистара. Эттә адәм балалары өчен куркыныч чирләр дә бар. Песидә андый паразитлар юк, шуңа күрә Ислам дине буенча өйдә песиләр тотарга ярый.
Эшкә – эт белән?
Япон компаниясе хезмәткәрләренә этләр белән эшләргә рөхсәт иткән. Моның өчен Кавасаки шәһәрендәге махсус кабинетлар әзерләнгән, анда хәзер йорт хайваны белән аерылмыйча гына эшләргә була.
Илгизә Галиуллина.
Комментарийлар